Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында 90 яшьлекләр юбилейларын үткәрде

Гыйнвар ае юбилейларга бай булды. Иске Элмәледән Николай Петрович Терентьев һәм шул ук авылдан Лидия Викторовна Степановалар икесе дә бер үк көнне бәйрәм иткәннәр. Юбилей көннәрендә алар Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы Фердинат Дәүләтшиннан тәбрикләүләр һәм истәлек бүләкләре алдылар. Николай Петрович 90 яшьлек юбилеен хатыны Матрена...

Гыйнвар ае юбилейларга бай булды. Иске Элмәледән Николай Петрович Терентьев һәм шул ук авылдан Лидия Викторовна Степановалар икесе дә бер үк көнне бәйрәм иткәннәр. Юбилей көннәрендә алар Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы Фердинат Дәүләтшиннан тәбрикләүләр һәм истәлек бүләкләре алдылар.

Николай Петрович 90 яшьлек юбилеен хатыны Матрена Захаровна белән тигезлектә каршылый, алар инде 64 ел тату гомер итәләр. Әлеге пар бергә элемтә бүлекчәсендә эшләп лаеклы ялга чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр, бүген инде алар биш онык һәм өч оныкчыкка әби-бабай.

Лидия Викторовна яшьли эшкә керешә, колхозда хезмәт куя, озак еллар авыру әнисен дә тәрбияли. Олыгаеп кына тормышка чыгып, кыз таба. Тик Ларисаны ире Ульдияр Ситриванович белән тигезлектә үстерергә насыйп булмый, Лидия Викторовна өч яшьлек кызы белән тол кала. Җил-яңгыр тидермичә кызын ялгызы тәрбияли, колхозда ат караучы булып эшли ул. Юбиляр бүген кызы Лариса һәм кияве Николай һәм өч оныгының кайгыртуын тоеп, алар тәрбиясендә яши.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында юбилейларын үткәрде 90 яшьлекләр