Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызын телевизордан карагыз

Чирмешән кызы Арина Севастьянова ТНВ каналында яшьләр өчен чыгучы "ТИН-клуб" тапшыруын алып бара. Арина Чирмешән лицеен тәмамлап, хәзер Казан Федераль университетының беренче курсында ислам теологы белгечлеген үзләштерә. Ә ноябрь аеннан үзен телевидениедә дә сыный башлаган. ТИН-клуб"ны өч пар алып бара. Арина иптәше белән эфирга гадәттә ай башында һәм ахырында чыга...

Чирмешән кызы Арина Севастьянова ТНВ каналында яшьләр өчен чыгучы "ТИН-клуб" тапшыруын алып бара.

Арина Чирмешән лицеен тәмамлап, хәзер Казан Федераль университетының беренче курсында ислам теологы белгечлеген үзләштерә. Ә ноябрь аеннан үзен телевидениедә дә сыный башлаган.
ТИН-клуб"ны өч пар алып бара. Арина иптәше белән эфирга гадәттә ай башында һәм ахырында чыга икән. Тапшыруны дүшәмбе көнне 16.00 -16.30 сәгать аралыгында күрсәтәләр.
-Бу эшне бик яратам, журналист булу хыялым бар иде. Телевидение укуыма комачауламый, билгеләрем яхшы. Журналистлар катнашында байтак чараларда катнашам, - ди якташ кызыбыз.
Чирмешәндә Арина "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесендә актив катнашучы буларак та таныш. Аның матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнүе Казанда да ярап куйган. Иптәшләре белән төрле чаралар алып барганда татар телен дә иркенләп куллана ул. Өстәвенә, университетта гарәп телен дә өйрәнә.
Арина быел да "Йолдызлык" фестивалендә "Конферанс" номинациясендә катнашып, супер-финалга узган. Молодец, булдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ТНВ канал ТИНклуб