Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы Рәйханә интернет-журналда эшләячәк

Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Рәйханә Мәслахетдинова "Понедельник" дип аталучы интернет-журналда читтән торып стажировка узачак. "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашкан якташыбызга шундый бүләк - мөмкинлек бирелгән. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының "Алтын каләм -2017" республика фестивале дүрт көн - 26 июньнән 30 июньгә чаклы дәвам итте. Рәйханәнең анда икенче тапкыр...

Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Рәйханә Мәслахетдинова "Понедельник" дип аталучы интернет-журналда читтән торып стажировка узачак. "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашкан якташыбызга шундый бүләк - мөмкинлек бирелгән.


Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының "Алтын каләм -2017" республика фестивале дүрт көн - 26 июньнән 30 июньгә чаклы дәвам итте. Рәйханәнең анда икенче тапкыр катнашуы. Быел яшь каләм ияләренә мастер-класссларны язучылар Рәзил Вәлиев, Мәдинә Маликова, журналист Леонид Толчинский үткәргән.

-Журналистикада иң мөһиме - дөресен язу, кыскалык, оперативлык һәм төгәллек, дип аңлаттылар. Без бу дүрт көндә шушы һөнәрне бераз өйрәндек, үзебез журналистлар булып эшләдек. Журналистка бер дә җиңел түгел икән, вакыт җитми, - ди Рәйханә. - Яңалыкны укучыга соңга калмыйча, тиз арада җиткерү өчен, хәтта, аш өстәле артында да ноутбук каршында утырырга туры килде. Бер кулда кашык, икенчесендә ручка булды дисәң дә ярый. Хәтта төнлә дә йокы аз эләкте. Журналист һөнәре үтә дә җаваплы, ни дә булса дөрес язмыйсың икән - синнән сораячаклар, шул ук вакытта бу куркыныч һөнәр дә.

-Бик нык эшләткәннәр икән үзегезне, Рәйханә. Киләчәктә журналист буласыңмы соң инде?

- Мин тәрҗемәче булырга хыялланам. Ул һөнәр ошый төшә. Аннан журналистларның хезмәт хакы да әлләни мактанырлык түгел, дип беләм. Бу минем өчен күбрәк хобби булып калыр дип уйлыйм. Ә фестивальдә бик ошады. Мастер-класслар арасында экскурсияләргә дә бардык, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә телевидение журналистлары эшенең "кухнясын" күрдек. Журналистлар берлеге музеенда булдык. "Алтык каләм"дә үзең кебек фикер йөртүче дуслар белән аралашуы рәхәт. Анда иҗади яктан камилләшәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined