Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы Алинә Юринага медаль тапшырдылар

2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алинә Юринаның бердәм дәүләт имтиханнарында һәр фәннән баллары 75тән дә ким булмаган. Шуның өчен аны республиканың "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләделәр. Алинәнең аттестатында да гел "бишле" билгеләре генә. Мәктәпне медальгә тәмамлады. Сәләтле кыз әлеге яхшы билгеләренең "чын" булуын имтиханнарда да дәлилли алган: рус...

2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алинә Юринаның бердәм дәүләт имтиханнарында һәр фәннән баллары 75тән дә ким булмаган.

Шуның өчен аны республиканың "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләделәр.
Алинәнең аттестатында да гел "бишле" билгеләре генә. Мәктәпне медальгә тәмамлады. Сәләтле кыз әлеге яхшы билгеләренең "чын" булуын имтиханнарда да дәлилли алган: рус теленнән сынауда - максималь 100дән 93 балл, биологиядән - 83, химиядән 76 балл җыйган.
Татарстан медален атналык эш планеркасында, Алинәнең әти-әнисен дә дәшеп, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин иясенә тапшырды.
-Бу бүләккә бик шатмын. Көтелмәгәнчә булды. Уңышларым өчен мәктәбебезнең барлык укытучыларына чиксез рәхмәтлемен, - ди Алинә.
Якташыбыз киләчәктә югары уку йортында белем алмакчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы медаль Алина Юрина