Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән көрәшчеләрен дөнья чемпионы да күзәтте

Яшь көрәшчеләребез, шөкер, бил-буыннарын яздырып кына тора. Әле менә бу атнада алар тагын келәм "изделәр". Мәктәп укучылары мәрхүм эшмәкәр якташыбыз Яхья Латыйпов истәлегенә үткән көрәш ярышларында үзләрен күрсәтә алдылар. -Абый көрәшне, спортны ярата иде. Шактый ярышларга үзе дә иганәчелек итте. Бүгенге турнирда, рәхмәт, аны да искә алабыз, - диде бу...

Яшь көрәшчеләребез, шөкер, бил-буыннарын яздырып кына тора. Әле менә бу атнада алар тагын келәм "изделәр". Мәктәп укучылары мәрхүм эшмәкәр якташыбыз Яхья Латыйпов истәлегенә үткән көрәш ярышларында үзләрен күрсәтә алдылар.

-Абый көрәшне, спортны ярата иде. Шактый ярышларга үзе дә иганәчелек итте. Бүгенге турнирда, рәхмәт, аны да искә алабыз, - диде бу ярыш җиңүчеләренә бүләкләр, Кубоклар алырга акчасын биргән "Болгар" кибете хуҗасы Булат Латыйпов.
Бу көнне Чирмешән, Лашман, Бәркәтә, Күтәмә, Кармыш, Ивашкино, Утыз Имән, Ульяновка, Туймәт авылларыннан барлыгы 70 ләп көрәшче келәмгә чыкты. Аларның бил алышуын якташыбыз, Туймәт егете, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Ильяс Галимовның күзәтеп торуы да малайларга дәрт өстәп торгандыр.
Бәйге җиңүчеләре - Лашман көрәшчеләре. Икенче Чирмешән мәктәбе - икенче, лицейлылар - өченче урында. Бу көнне тамашачыларга матур көрәш күрсәткән Наил Зыятдинов (Чирмешән лицее) кыйммәтле бүләк - мультиварка, Азат Нигъмәтуллин (2 нче Чирмешән мәктәбе) - электр самовары, Тимерҗан Ибраһимов (Лашман) "термопот" чәйнек белән бүләкләнделәр.
Лашманнан Нәзир Ибәтуллин, Булат Сәлахов, Эдуард Ковшик, Тимерҗан Ибраһимов, Равил Гатин, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Әлфис Әсәдуллин, Айзат Нигъмәтуллин, Николай Гераев, Нияз Гыймранов, Сергей Мещев, лицейдан Булат Вахитов, Наил Зыятдинов, Нурлат техникумының Чирмешән филиалыннан Дамир Заһретдинов, Туймәттән Азат Кәримов - үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яхъя Латыйпов Лашман көрәшчеләре