Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егетләре контракт буенча хезмәт итәләр

Әле үткән елның ноябрендә генә хәрби хезмәткә контракт буенча киткән Чирмешән егете Эдуард Исмәгыйлев туганнары янына 10 көнлек ялга кайткан. Эдуард 2010 елны хәрби хезмәткә алына, Новосибирскийда разведка отрядында хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын үтәп кайткан якташыбыз Нурлат аграр техникумында электромонтер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Казан шәһәрендә эшкә урнаша, тик...

Әле үткән елның ноябрендә генә хәрби хезмәткә контракт буенча киткән Чирмешән егете Эдуард Исмәгыйлев туганнары янына 10 көнлек ялга кайткан.

Эдуард 2010 елны хәрби хезмәткә алына, Новосибирскийда разведка отрядында хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын үтәп кайткан якташыбыз Нурлат аграр техникумында электромонтер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Казан шәһәрендә эшкә урнаша, тик монда юлы уңмый, оешмаларында кыскартулар башлана.
-Миңа армия хезмәтеннән соң килешү буенча хезмәткә китәргә тәкъдим иткәннәр иде. Кыскартулар башлангач, шул искә төште, - ди Эдуард Илдус улы. - Иң элек бу теләгемне әти-әнигә җиткердем, ә алар каршы килмәде, син инде бәләкәй түгел, үзең хәл ит, диделәр.
Эдуард документлар җыя да, Екатеринбургка (анда бер дусты хезмәт итә) тимер юл гаскәрләренә хезмәткә китә. Якташыбыз хезмәтеннән бик канәгать, килешүен тагын озайтырга ниятләп тора. Армиягә китәргә җыенучы яшьләргә курыкмаска киңәш итә Эдуард. Физик яктан әзерлекле егетләргә хезмәт җиңелрәк бирелә, андыйларның эш хакына өстәмә түләү дә бар.
2015 елда районнан 12 яшь кеше контракт быенча хезмәткә киткән. Быел ике егет документларын әзерләгән, боерык чыкканын гына көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы контракт буенча хезмәт