Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егете төнге “кунак”ны тиз буйсындырган

Хәрби вертолетлар саклаганда, ефрейтор Сергей Герасимов төн уртасында аэродром территориясенә үтеп кергән тәртип бозучыны тоткарлый. Уяу якташыбызны дәүләт Суворов медале белән бүләкләгән. 1997 елда армия хезмәтенә алынган Чирмешән егетен (тумышы белән Иске Элмәледән) Хабаровск өлкәсенә җи­бәрәләр. Анда аңа чик буе гаскәрләренә караган авиаэскадрилья вертолетларын сак­ларга туры килә. Әлеге Ми-8 очкычлары...

Хәрби вертолетлар саклаганда, ефрейтор Сергей Герасимов төн уртасында аэродром территориясенә үтеп кергән тәртип бозучыны тоткарлый. Уяу якташыбызны дәүләт Суворов медале белән бүләкләгән.

1997 елда армия хезмәтенә алынган Чирмешән егетен (тумышы белән Иске Элмәледән) Хабаровск өлкәсенә җи­бәрәләр. Анда аңа чик буе гаскәрләренә караган авиаэскадрилья вертолетларын сак­ларга туры килә. Әлеге Ми-8 очкычлары чик буйларын өстән күзәтә. Үзенә йөкләнгән бурычны үтәп, якташыбыз хезмәтенең күп өлеше шулай уза.
Инде кайтырга өч-дүрт ай калды дигәндә генә, сакта торган Сергей белән мондый хәл була (бу хакта хәрбиләрнең "Пульс дальневосточной границы" дигән газетасы да язып чыга). Төнге өчләр тирәсендә Сергей Герасимов каравылда торган объектта ят кеше пәйда була. Аны горизонтта күреп алган чик сакчысы "Туктарга!" дигән әмер бирә. Теге адәм бу командага буйсынмагач, солдат, кисәтүне аңлатып, һавага ата. Тик төнге "кунак" часовойның шушы таләпләрен дә тыңламыйча, юлын әле һаман дәвам итә. Нишләргә? Буйсынмас тәртип бозучыны көч кулланып тоткарламыйча булмый. Сергей шулай итә дә. Әлеге хезмәте өчен өйгә кайтырга берничә көн кала, инде сержант дәрәҗәсенә ия якташыбызны бөек полководец исемендәге медаль белән бүләклиләр.
-Минем әтием дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Үземнең дә шушы гаскәрләргә эләгүем хакында белгәч, нык шатландым. Без бит "Государственнаая граница" кинофильмнарын карап үстек. Армия хезмәте ошады. Беренче мәлне, дөрес, бик сагындым, - ди Сергей Николаевич.
Чик сакчысы армия­дән соң да сакта әле - халыкны ут казаларыннан саклый. Сергей Герасимов - Күтәмә авылындагы янгын час­тенда отделение коман­диры.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы

2
X