Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егете Таҗикстан чиген саклый

Чирмешәннән Рәйхан Шакиров һөнәре буенча югары белемле педагог-рәссам. Тик якташыбызга рәссам пумаласын автоматка алыштырырга туры килгән. Казан Федераль университетын тәмамлаганнан соң, Рәйханга армиягә повестка килеп төшә. Хәрби комиссариатта аңа ике төрле юл тәкъдим итәләр: 1 ел срок белән сроклы хезмәт, я түләүле, 2 еллык контракт хезмәте. -Уйладым - уйладым да,...

Чирмешәннән Рәйхан Шакиров һөнәре буенча югары белемле педагог-рәссам. Тик якташыбызга рәссам пумаласын автоматка алыштырырга туры килгән.

Казан Федераль университетын тәмамлаганнан соң, Рәйханга армиягә повестка килеп төшә. Хәрби комиссариатта аңа ике төрле юл тәкъдим итәләр: 1 ел срок белән сроклы хезмәт, я түләүле, 2 еллык контракт хезмәте.
-Уйладым - уйладым да, акча түлиләр дип, контракт буенча китәргә булдым, - ди ул. - Таҗикстанга җибәрделәр, башкаласы Дүшәнбегә самолет белән килеп төштем. Аннан хәрби частьтә контракт төзедем, мотоукчы гаскәрләренә баш укчы итеп билгеләделәр. Хәзер шунда хезмәт итәм, ярты срогым үтте инде. Әүвәл кыенрак булды, чөнки күп егетләр армиядә "срочная служба" үткәннәр, ә мин юк. Уставны белмим, званиеларны да начар аерам. Беләсеңме, белмисеңме, анда сорап тормыйлар - син белергә тиеш. Барысын да өйрәндем. Бездә бар да устав буенча бара, дедовщина дигән әйбер юк. Ары-бире солдатлар арасында низаг чыкса, бу - гадәттән тыш хәл, тикшерүләр китә.
Лашманнан хезмәттәшем Айнур Сәлахов белән бер казармада яшибез. Аның белән аралашабыз. Ашауга килгәндә, яхшы, зарланырлык түгел. Акчаны алдан бирелгән карточкаларга күчереп баралар, ай саен 30 мең сумнан күбрәк. Озаграк хезмәт иткәннәр эш хакын күбрәк ала. Гаиләң булса, тагын да яхшырак: тулай торакта бүлмә бирәләр.
Без таҗик гаскәрләренә Әфганстан арасындагы чик буен сакларга булышабыз. Алар чик буенда, без эчтәрәк. Без һәрвакыт хәрби әзерлектә булырга тиешбез. Шөкер, андый-мондый кораллы бәрелешләрдә катнашырга туры килмәде.
Анда газ юк, өйләрне, казарманы ташкүмер ягып җылыталар. Россия белән чагыштырсаң, Таҗикстанда халык авыррак яши. Шуның өчен үзебезнең илне сагынып кайттым, бездә рәхәт. 2016 ел өчен ялым - 47 көн.
Фотосы Р.Шакиров архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы армиягә повестка Шакиров