Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче Мостафиннарда туйлар еш була

Бәркәтәдән Мәхрүзә әби Мостафинага 90 яшь тулды. Бу көнне төп йорт гөрләп торды - кунаклар күп җыелды. Мәхрүзә әби бала вакыттан ук ачлык, ялангачлыкны үз башыннан кичерә. Ул елларны күз яшьләре белән искә ала. -Мин бәләкәй идем, төгәл генә ни өчен икәнен дә белмим, әтине төрмәгә утырттылар, өйдән бөтен әйберне,...

Бәркәтәдән Мәхрүзә әби Мостафинага 90 яшь тулды. Бу көнне төп йорт гөрләп торды - кунаклар күп җыелды.

Мәхрүзә әби бала вакыттан ук ачлык, ялангачлыкны үз башыннан кичерә. Ул елларны күз яшьләре белән искә ала.
-Мин бәләкәй идем, төгәл генә ни өчен икәнен дә белмим, әтине төрмәгә утырттылар, өйдән бөтен әйберне, азык-төлекне җыеп чыгып киттеләр. Әни икебезне (апа һәм мин) беркемгә бирмәде, - ди Мәхрүзә әби. - Ачтан үлмәс өчен, черек бәрәңгесен дә, кычытканын да, алабутасын да күп ашадык.
Сугыш чорында, аннан соң да бик күп авыр эшләр башкара Мәхрүзә әби, урман да кисә, торф чыгарырга да җибәрәләр яшь кызларны.
-Яшь вакытта авырлыкларны күп күрсәм дә, хәзер җәннәттә яшим, тормышлар бик матур, җитеш, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшим, - ди юбиляр.
Мәхрүзә әби ире Нигъмәт белән 5 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби заводта хезмәт куйган ире генә озын гомерле булмый - 62 яшендә күзләрен мәңгелеккә йома. Күпне күргән әбигә әле ике улын да җирләргә туры килә.
-90га җитсә дә, әнинең больница юлында йөргәне юк, күзләре яхшы күрә, газетаны күзлексез укый, колаклары гына бераз сагайды, - ди улы Әсхәт. - Атна саен кайтып бөтен эшләрен карап торсак та, тик торырга яратмый, үзенә шөгыль таба, бакчага чыгып чүп утый, су сибә.
Мәхрүзә әби гомере буе колхозда көч куя, аш-суга да оста була- туйларга бавырсак, ипи пешерергә дә вакыт таба. Җиде бала үстергәч Мостафиннарның үзләрендә дә туйлар еш уза.
-Безнең туйлар да берничә атна аша гына булды, - диләр бу йорт киленнәре.
Бүген Мәхрүзә әби 12 оныгы, 15 оныкчыгының уңышларына куанып яши.
Бәйрәм белән котлап, ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, район җитәкчесенең бүләген ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Мостафиннар