Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче Ибраһимовлар солдатлар каршы алалар

Бәркәтә авылында Ибраһимовлар гаиләсе бу көннәрдә зур шатлык кичерә. Фәридә ханымның олы улы Айрат исән-сау армия хезмәтеннән кайткан, инде икенче улы Айнурны да көтәләр. Үткән елның 25 июнендә туганннары белән хушлашкан Айрат Ибраһимов, нәкъ бер елдан - 29 июньдә туган нигезенә кайтып кергән. Энесе бераз соңрак киткән. Айрат Чирмешәндәге 106нчы...

Бәркәтә авылында Ибраһимовлар гаиләсе бу көннәрдә зур шатлык кичерә. Фәридә ханымның олы улы Айрат исән-сау армия хезмәтеннән кайткан, инде икенче улы Айнурны да көтәләр.

Үткән елның 25 июнендә туганннары белән хушлашкан Айрат Ибраһимов, нәкъ бер елдан - 29 июньдә туган нигезенә кайтып кергән. Энесе бераз соңрак киткән.
Айрат Чирмешәндәге 106нчы һөнәр училищесында эретеп ябыштыручы, тракторчы-машинист һөнәрләре үзләштереп, берничә ел экскаваторда эшли. Хәрби хезмәткә чакыру килгәч, һич икеләнмичә ил алдындагы бурычын үтәргә китә.
-Армиядә хезмәт итү һәр сәламәт ир-егетнең бурычы дип саныйм, - ди Айрат Ибраһимов. - Мин дә дөнья күреп, күп дуслар табып, физик яктан ныгып кайттым.
Якташыбыз, кече сержант Хабаровск шәһәрендә инженер-маскировкалау взводында хезмәт итә, анда да экскаваторда эшли. Һөнәрле егетләр гел кирәк, алар бер вакытта да югалмый. Айрат Җәмил улын хезмәттә үзен яхшы яктан күрсәткәне, югары уңышларга ирешкәне һәм үрнәк тәртибе өчен часть командирының Мактау грамотасы белән дә бүләкләгәннәр.
Айрат туган йортында озак ял итәргә уйламый, аның нияте - һөнәре буенча эшкә урнашу.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә солдаты армиядән кайтты