Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә "сәхнәдә үскән" егет армиягә китә

Бәркәтәдән Рәдис Хәсәновны 17 июньдә армиягә озатачаклар. Булачак солдатны авыл мәдәният йортында сәхнә түренә утыртып, аның белән аерым кичә ясап саубуллаштылар. Юкка да, түгел, чөнки Рәдис монда биш яшеннән үз кеше, "сәхнәдә үскән" дисәң дә була. Оста бии, матур җырлый. Авылдашларының яраткан артисты. 9 нчы сыйныфтан соң, Әлмәт музыка колледжында...

Бәркәтәдән Рәдис Хәсәновны 17 июньдә армиягә озатачаклар. Булачак солдатны авыл мәдәният йортында сәхнә түренә утыртып, аның белән аерым кичә ясап саубуллаштылар.


Юкка да, түгел, чөнки Рәдис монда биш яшеннән үз кеше, "сәхнәдә үскән" дисәң дә була. Оста бии, матур җырлый. Авылдашларының яраткан артисты. 9 нчы сыйныфтан соң, Әлмәт музыка колледжында баян, гитара, пианиноны да үзенә буйсындыра ул.

-Акыллы кеше безнең Рәдис, авылыбызның сәхнә йолдызы. Армиядә дә авылдашлар йөзенә кызыллык китермәс дип ышанып әйтеп була, - ди мәдәният йортында "Солдат озату" кичәсен алып барган Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миләүшә Мусина.

Рәдис Хәсәновның абыйсы Раил элемтәче булып хәрби бурычын үтәп тә кайткан. Әтиләре Равил шулай ук солдат боткасын татыган кеше. Мәдәният йортында узган чарада аның һәм авылдашлары Наил Әхмәтҗановның, Илһам Мусинның биргән киңәшләре дә Рәдискә армиядә ярап куяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined