Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә сандугачы

Аның кумиры герой-шагыйрь Муса Җәлил була. Радиодан Илһам Шакиров җырлый башласа, аңа кушылып җырлый, тәрәзә төпләренә басып җырлый. Тугыз яшендә әнисе үлеп киткәч, ятим бала сагышларын җыр аша баса. Минхәмәт Гыйләҗевның яшьлек хыялы тормышка аша. "Мин барыбер җырчы булам", дигән якташыбыз Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина кебек мәшһүр артистлар янәшәсендә сәхнә...

Аның кумиры герой-шагыйрь Муса Җәлил була. Радиодан Илһам Шакиров җырлый башласа, аңа кушылып җырлый, тәрәзә төпләренә басып җырлый. Тугыз яшендә әнисе үлеп киткәч, ятим бала сагышларын җыр аша баса.


Минхәмәт Гыйләҗевның яшьлек хыялы тормышка аша. "Мин барыбер җырчы булам", дигән якташыбыз Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина кебек мәшһүр артистлар янәшәсендә сәхнә тота. Көр, киң диапазонлы тавышы белән Илһам абый репертуарындагы халык җырларын да башкарырга шикләнеп тормый. "Шахта", "Олы юлның тузаны", "Әдрән диңгез", "Иделем каеннары" һәм башка җырларын Ерак Себердә, Урта Азия республикаларында, Татарстанның шәһәр һәм районнарында да җырлап, тамашачы мәхәббәтен яулый.

Яшь, чибәр, микрофонсыз да тавышы залларга сыймаслык Минхәмәтне башкалардан күбрәк тә җырлаталар, алкышларны да кызганмыйлар.

"Бер елны алар Ташкентка килеп, зур концерт куйдылар. Әлфия Авзаловалар белән. Минем анда төзүче булып эшкә урнашкан чак. Озын юлларда күпме генә алҗымасыннар, алар бары тере тавышка, сәгатьләр буе җырлыйлар. Айлар буе гастрольләрдән кайтып кермиләр. Туган яктан еракта Минхәмәт абый белән ничек горурланганымны аңлатып бетерерлек түгел. Концертлары бик зур залда, бик шәп үтте, артистларны чәчәкләргә күмделәр. Аның белән шул күрешүем һич онытылмый,- ди Бәркәтәдә Минхәмәт Гыйләҗевның тууына 60 ел тулу кичәсен оештыручыларның берсе - Рәшит Хәнипов.

Аның идеясен мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче Әлфия Сөләйманова, авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова да хуплыйлар. Бергә киңәшеп, зур чарага зурдан кубып әзерләнәләр, ераклардан да кунаклар дәшәләр.

Якташлары белән бәйле истәлекләрне, концерт афишаларын, радио һәм видеоязмаларны барлыйлар.

Бүген Бәркәтәдә, авыл мәдәният йортында авылдашларын искә алырга килгән кунакларның-тамашачыларның ихласлылыгын билгеләп үтми булмый. Нибары 42 яшендә, 1995нче елда фаҗигале төстә вафат булган Минхәмәт Гыйләҗев кына берсеннән-берсе тәэсирле, эчтәлекле чыгышларны тыңлый алмады.

...Командировкадан кайту юлында ул Чаллыга туктала. Эше беткәч, вокзалга килә. Әллә поезд чүт кенә иртәрәк киткән, Минхәмәт, инде кузгалган, тизлеген арттыра баручы поездның соңгы вагоннарына сикереп менмәкче була, әмма ике вагон арасына эләгә...

"Яныбызда булсын өчен, иремне Казанда җирләдек,- ди мәрхүмнең хатыны Фәния ханым. - Балаларыбызның олысына - 10, кечесенә 7 яшь иде. Бик авыр кичердек Минхәмәтнең үлемен. Балаларны бик яратты ул. Пөхтә кеше иде, хәтта өстәлгә ипине дә матур итеп тезеп куйды".

Аларның бер-берсен ничек яратуларын, бер-берсен ничек олылауларын Фәния апа шигырь юллары аша ирештерде. Кичерешләре, истәлекләре, сагынулары - гел йөрәгендә.

Шушма суларында коенып, Бәркәтә болыннарында уйнап үскән Минхәмәт, алдарак язылганча, сәхнәгә урау юллар аша килсә дә, үзен бик тиз таныта алды. "Безнең студент, ә аның сәхнә яулый башлаган елларын яхшы хәтерлим. Япь-яшь егетләрнең һәм кызларның опера җырларын башкаруларын таң калып, исебез китеп тыңлый идек,- диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин, юбилей кичәсендә чыгышында. - Якташыбыз бик эчтәлекле, мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган җырларны сайлады. Андый талантларны онытмаска кирәк. Бу мәҗлесне - бәйрәмне оештыруыгыз өчен рәхмәт".

Татарстанның атказанган артисты Минхәмәт Гыйләҗев Бәркәтәдә туып үсә. Мәктәптән соң техник, аннары музыка училищесында укый, консерватория тәмамлый. Дистә елдан артык Казанда филормониядә эшли, хәтта эстрада бүлеген җитәкли.

Минхәмәт Гыйләҗевның Наилә апасы, Мингата абыйсы, башка туганнары, кардәшләре, сыйныфташлары, укытучылары да сәхнәгә күтәрелеп, юбилярның яшь чакларын, изгелекләрен искә төшерделәр, кичәнең мәшәкатьләренә алынган һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

Бәркәтәдә, шөкер, талантлар күп. Алар бу кичтә дә сәләтләрен күрсәттеләр, Минхәмәт абыйлары булып уйнадылар, ул башкарган җырларны җырладылар. Районның башка кайбер авылларыннан килгән үзешчәннәр дә катнашкан тантана мәрхүм җырчының - талантлы якташыбызның рухын нык сөендергәндер.

Колакта Минхәмәт Гыйләҗев башкаруында җыр яңгырап узды сыман: "Ак алмасы, вак алмасы..." Бу җырны ул аеруча яратты, аны ул җыр танытты кебек. Һәр артистның үз җыры булырга тиеш. Аның үз җырлары, сәхнәдә үз урыны бар иде!

Кызганыч, арабыздан бик иртә китте Бәркәтә сандугачы, җырлары гына калды, әле күпме җырланмаган җырлары калды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар

2
X