Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Безнең юбилярларны Путин каян белгәндер?

Узган атнада ике райондашыбыз: Туймәттән Сания әби Мәссарова һәм Сосновкадан Александра Ивановалар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны гомер бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да котлады. Ул юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Шаяртырга яратучы, көләч Сания әби Мәссарова тормыш...

Узган атнада ике райондашыбыз: Туймәттән Сания әби Мәссарова һәм Сосновкадан Александра Ивановалар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.


Аларны гомер бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да котлады. Ул юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

Шаяртырга яратучы, көләч Сания әби Мәссарова тормыш авырлыкларын күп күргән. 10 яшендә әнисез калып, ятимлекне дә татый. 1939 елда, паспорт алгач, Мәскәү шәһәрендә төзелештә эшли. Сугыш башкалага якынайгач аларны Свердловскига күчерәләр. Анда шоферлар әзерләүче курсларда укып, ипи ташый торган машинада эшли Сания апа.

Сугыштан соң үзе теләп Горький якларына торф чыгарырга китә. Ире- Бөек Ватан сугышы ветераны Исхак белән дә шунда танышып гаилә коралар, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр, 58 ел гомер итәләр.

Сания әбинең 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Аны котларга барлык балалары, кияүләре, онык- оныкчыклары да җыелган. Юбиляр бу көндә күп бүләкләр кабул итте, аңа барысы да саулыкта, бәхетле картлык кичерүен теләде.

Дөрестән дә, якташыбызның картлыгы бәхетле. Ул кызы Розалия тәрбиясендә яши, башка балаларында да кунакта еш була. Сания әби биш вакыт намазын калдырмый, балаларына хәер- догасын биреп, теләкләр тели, мәрхүм- мәрхүмәләр рухына дога кыла. 90 ны тутырган якташыбызның күзләре дә әйбәт күрә, ул бер дә эшсез торырга яратмый, догаларын куйса, кулына бишэнәләрен ала, балаларына җылы оекбашлар бәйли.

Сосновкада яшәүче Александра Иванова да авылда хөрмәтле кеше. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыганда ул елап ук җибәрде: "Ул мине каян эзләп тапкан соң?- дип еш кабатлады.

Башка яшьтәшләренең кебек, Александра Иванованың да балачагы кыска була. Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү янында торф та чыгара.

Иске Элмәле кызы 1946 елда Бөек Ватан сугышы инвалиды, Сосновка егете Василий Александрович белән гаилә корып, 50 ел гомер итәләр, 9 бала үстерәләр. Александра Ивановна бала хәсрәте дә күрә: армия хезмәтеннән кайткан олы уллары кинәт вафат була. 52 яшендәге кызы, 7 баласын ятим калдырып, якты дөньядан китә. Инде иренең вафатына да 17 ел гомер үткән.

А.Иванова колхозда, мәктәптә техник хезмәткәр, фельдшер - акушерлык пунктында санитарка булып та эшли. Тормыш авырлыгын, күп кайгылар күрсә дә, яшенә күрә, юбилярның сәламәтлеге әйбәт. Төп йортта улы Вениамин белән яшиләр.

Ике улы да гаиләләре белән авылда гомер итә. Күрше авылда яшәүче кызлары да туган нигездә, әниләре янында еш булалар. Балаларының да балалары күп, әбинең 29 оныгы бар, ә оныкчыкларның төгәл исәбенә дә чыга алмадылар.

Өлкән буын кешеләре азга да канәгать булып яши. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак торак шартларын яхшыртуга хокукы булса да, А.Иванова ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Гомер көзендә булса да якташыбыз җылы, якты өйдә яшәр дип уйлыйбыз. Дөрес, өйләре бәләкәй түгел, тик дистә еллар элек төзелгән авыл өендә уңайлыклар аз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар