Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Белем армиядә дә кирәк

Урманасты Үтәмеш авылыннан Радик Галиуллин 2006нчы елда армиягә алынып, Ингушетиядә хезмәт иткән. Тиешле срогы тәмамлангач, якташыбыз контракт буенча да хезмәткә калган. Югары белемле, хезмәт һәм информатика укытучысы туган ягына кайткач үз һөнәре буенча күңеленә ятышлы эш таба алмаган. Шунлыктан, 28 яшен тутырган Радик быел тагын өч елга контракт килешүе төзегән....

Урманасты Үтәмеш авылыннан Радик Галиуллин 2006нчы елда армиягә алынып, Ингушетиядә хезмәт иткән. Тиешле срогы тәмамлангач, якташыбыз контракт буенча да хезмәткә калган.


Югары белемле, хезмәт һәм информатика укытучысы туган ягына кайткач үз һөнәре буенча күңеленә ятышлы эш таба алмаган. Шунлыктан, 28 яшен тутырган Радик быел тагын өч елга контракт килешүе төзегән. Ул Екатеринбургта штабта хезмәт итә.

Энем дә ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтты, аның да контракт буенча хезмәт итәргә теләге юк түгел, - ди Радик Фәрһат улы. - Армия яшь кешене тормышка өйрәтә. Белгән һөнәреңне анда яшермәскә, үзеңне күрсәтергә кирәк.

Хәрби комиссариатның район бүлегенә быел контракт буенча хезмәткә 20 кеше җибәрү бурычы йөкләнгән. Инде җиде якташыбыз мондый хезмәтен башлап җибәргән, ә өч кеше медицина комиссиясе үтеп документларын әзерләгән.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш Патриотик тәрбия