Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Башваткыч“та чуваш якташларыбыз ярышты

Райондашларыбыз катнашкан телетапшыруны "ТНВ" каналыннан 31 март көнне күрсәтергә тиешләр. Анда татар телен яхшы белүче чуваш милләте вәкилләренең белемнәре сыналган. "Башваткыч" бәйгесенә Әккәрәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова, шушы авыл мәктәбенең татар теле укытучысы Светлана Еферова, район мәдәният йорты методисты Мария Рыбкина барды. Аларга чуваш һәм татар телендәге уртаклыкларга,...

Райондашларыбыз катнашкан телетапшыруны "ТНВ" каналыннан 31 март көнне күрсәтергә тиешләр. Анда татар телен яхшы белүче чуваш милләте вәкилләренең белемнәре сыналган.


"Башваткыч" бәйгесенә Әккәрәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова, шушы авыл мәктәбенең татар теле укытучысы Светлана Еферова, район мәдәният йорты методисты Мария Рыбкина барды. Аларга чуваш һәм татар телендәге уртаклыкларга, чуваш мәдәниятенә кагылышлы сораулар әзерләнгән.

Шулай итеп, тапшыру 31 мартта, җомга көнне, 13 сәгатьтә эфирга чыгарга тиеш. Видеоязманы "ТНВ-Планета" каналыннан да шул атна шимбәсендә, 1 апрель көнне 11.00, 19.20 сәгатьтә кабатлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined