Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Балалар өчен дә сөенеч

Узган атнада Ишлинкага кунаклар, җитәкчеләр гадәттәгедән күбрәк килде. Прасковья Григорьевна Кузьминаны 95 яшьлек юбилее белән котларга дип, балалары, кардәшләре дә кайтты, күршеләре керде. Яшь чагында ул бик оста биюче булган, җырларга да кыстатып тормый. Гомере буе колхозда эшләгән. Алты бала әниле, шөкер, алар бүген дә исән-сау. "Сезнең буын ачлыгын да,...

Узган атнада Ишлинкага кунаклар, җитәкчеләр гадәттәгедән күбрәк килде. Прасковья Григорьевна Кузьминаны 95 яшьлек юбилее белән котларга дип, балалары, кардәшләре дә кайтты, күршеләре керде.


Яшь чагында ул бик оста биюче булган, җырларга да кыстатып тормый. Гомере буе колхозда эшләгән. Алты бала әниле, шөкер, алар бүген дә исән-сау.

"Сезнең буын ачлыгын да, сугыш чоры авырлыгын, аннан соңгы михнәтләрне дә күп күргән, хезмәт белән көн иткәнсез, рәхмәт,- диде аны котларга килүчеләрнең берсе - район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Юбилей - балаларыгыз өчен дә сөенеч. Сау булып, тагын озак яшәгез. Тормыш яхшы хәзер, Ишлинкага яңа юл ясалды, газ, су, электр проблемасы юк".

Н. Хәмидуллин Прасковья Григорьевнага Россия Президенты Владимир Путинның да тәбрикләмәсен җиткерде, юбилярга истәлек бүләге, чәчәк букеты тапшырды.

Соңгы вакытта исәнлеге бераз какшап торганга, Прасковья Кузьмина караватыннан ерак китә алмый, әмма зур-зур җитәкчеләрнең дә аны искә төшерүенә күңеле тулды кебек. Юбилей мәҗлесендә үзе утырмаса да, кунаклар Прасковья әби, бу гаилә хакында мактап кына сөйләделәр, алар белән бәйле хатирәләрне кабат искә төшерделәр.

- Бу гаилә авылда үрнәк. Балалар, оныклар азып-тузып йөрмәде. Кайчан килсәң дә, өйләре чип-чиста, - диде Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев.

Прасковья Григорьевна туган авылыннан бер дә аерылмаган. Кызганыч, беренче ире Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган, икенче ире дә ветеран, тик ул да инде күптән вафат икән. Рәхмәт, балалары гел янында диярлек. Дүртесе читтә булса да, икесе янәшәдәрәк йортларда яшиләр.

- Соңгы вакытта әни яныннан китмәскә тырышабыз,- ди килене Вера Васильевна.
Инде үзе дә 75 яшьне ваклаучы кызы Клавдия дә көн саен әнисенең хәлен белешеп тора, улы Василий да озак килми тормый.

Бүген Кузьминнар юбиляр әниләре хөрмәткә мул табын көйләгәннәр, тәмле-татлы ризыклар пешергәннәр. Зур бәйрәм бит. Исәнлеге чамалы булса да, начаррак ишетсә дә, аларның газизләре - сөйләшер, киңәшер кешеләре бар, нигез йортларында ут яна.

...Озакламый Кузьминнар янә бергә җыелачак. Сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, Прасковья Григорьевнага Чирмешәндә яңа өй салалар. Анда кемнәр яшәячәген балалар үзләре хәл итәр, әмма өй туенда әниләре дә катнашмый калмас. Аякка да басар, бик сорасалар, җырлап та бирер. Аңа 95 кенә бит әле!..

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар