Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бабай 50 яшендә сугышка киткән

Бөек Ватан сугышы - ил тарихында гына түгел, һәр гаилә елъязмасында аерым урын алып тора.

Минем бабамның әтисе Нәбиулла Сафиулла улы Гайнуллин 1894 елда Яңа Кади (Утыз Имән) авылында туган. Колхозда эшләгән, көчле, батыр һәм курку белмәс кеше буларак танылган. Олылар сөйләвенчә, ул күңеле белән дә яхшы булган, үз гаиләсен бик яраткан.

Бөек Ватан сугышы башлангангач, 50 яшьлек Нәбиулла Гайнуллинны армия сафларына алалар. Өйдә хатыны (минем әбием) һәм 6 бала кала, ә бабай Ватан өчен көрәшкә чыгып китә. Бабай рядовой булып хезмәт иткән, 1943 елда яралана. Сугышның барлык михнәтләрен кичереп, гаиләсе янына исән-сау әйләнеп кайта алган, ләкин никтер, кызганыч, балаларына һәм гаиләсенә сугыш турында беркайчан да ачылып сөйләмәгән. Бабабызны сугыштагы батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләгәннәр. Ул 1947 елда вафат булган.

Ранэль Газыймов, Чирмешән лицее укучысы.

#МинемГеройМинемГаилэ

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев