Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Айнур Галләмов Магдебург, Прагаларда җырлап йөри

Казан федераль университетында белем алучы Чирмешән егете Айнур Галләмов ТЮРКСОЙ камера хоры составында чит илләрдә чыгыш ясап кайткан. Әүвәл Чирмешән сәхнәләрендә шомарган якташыбызның саллы бәйгеләрдә чыгыш ясавына ничек сөнмисең?! Үзебезнеке бит. Әлеге халыкара хорда 18 яшьтән 24 яшькә чаклы булган 32 яшь музыкант җырлый икән. Егетләр, кызлар биш илдән -...

Казан федераль университетында белем алучы Чирмешән егете Айнур Галләмов ТЮРКСОЙ камера хоры составында чит илләрдә чыгыш ясап кайткан.

Әүвәл Чирмешән сәхнәләрендә шомарган якташыбызның саллы бәйгеләрдә чыгыш ясавына ничек сөнмисең?! Үзебезнеке бит.
Әлеге халыкара хорда 18 яшьтән 24 яшькә чаклы булган 32 яшь музыкант җырлый икән. Егетләр, кызлар биш илдән - Әзербайҗан,Төркия, Казахстан, Татарстаннан (Россия) тупланган. Анда безнең республикадан дүрт вәкил катнаша - шуларның берсе Айнур Галләмов. Хор татар җырларын да тамашачыларга җиткерә икән.
Июль аенда ТЮРКСОЙ артистлары Магдебург (Германия) шәһәрендә узган Икенче Европа Хор Уеннарында катнашып яхшы бәя алган. 35 илдән 100 коллектив арасында бит бу! Яшьләр хоры Чехия башкаласы Прагада да концерт биргән. Айнурларның җырлаганын Төркиянең дәүләт телевидение каналы да яздырып алган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: университет тюрксой Айнур Галләмов