Университет тег белән яңалыклар
-
Казан университеты бинасының 16 катыннан укытучы егылып төшкән
Беренчел фаразлар буенча, университет укытучысы 16 нчы каттан сикергән. Әлегә аның исем-фамилиясе хәбәр ителми. Фаҗигале хәл уку йортының Кремль урамы, 35 адресы буенча урнашкан 17 катлы бинасында булган. Ул КФУның төп бинасы янында урнашкан. Бу уңайдан тикшерү бара.
-
Айнур Галләмов Магдебург, Прагаларда җырлап йөри
Казан федераль университетында белем алучы Чирмешән егете Айнур Галләмов ТЮРКСОЙ камера хоры составында чит илләрдә чыгыш ясап кайткан. Әүвәл Чирмешән сәхнәләрендә шомарган якташыбызның саллы бәйгеләрдә чыгыш ясавына ничек сөнмисең?! Үзебезнеке бит. Әлеге халыкара хорда 18 яшьтән 24 яшькә чаклы булган 32 яшь музыкант җырлый икән. Егетләр, кызлар биш илдән -...
-
Казанка егете трактор кабинасын университет эскәмиясенә алмаштырачак
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында белем алучы Евгений Юнусов Казан дәүләт аграр университетына конкурстан тыш кабул ителәчәк. Бу - якташыбызның республика олимпиадасында катнашып, техника белү осталыгын күрсәткәч мәгълүм булды. Евгений кебек укучыларны Сарманда узган "Үз һөнәренең иң остасы - 2015" бәйгесендә сынадылар. Булачак техник-механикларның әүвәл теоретик күнекмәләрен тикшергәннәр. Аннан көпчәкле...