Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Аның иҗат юлы Чирмешәндә башланган

Район үзәк китапханәсендә язучы якташыбыз Рәмзия Габделхакова белән узган очрашуга аның туганнары, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар, гомумән, китап сөючеләр килде.

Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) 60 ел элек Иске Үтәмеш авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. Баштан Казанның кооперация техникумын, аннан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, озак еллар Лениногорск шәһәренең балалар йортында китапханә мөдире булып эшли. Хәзер  ул гаиләсе белән Әлмәттә яши.

Якташыбыз иҗат белән мәктәптә укыган елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Иң беренче шигырьләре район газетасында дөнья күргән. Бүген ул инде алты китап авторы һәм аларның барысын да укучылар яратып кабул иттеләр.  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова шигырьләр генә түгел, хикәяләр дә яза. Ә күптән түгел үзен драматург буларак та  сынап карый. Казанда Тинчурин исемендәге театрда аның  пьесасы  буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле инде бишенче сезон гөрләп бара.

-Ул әсәрне мин үзебезнең яшьләр театры өчен генә язган идем. Аның җитәкчесе Зөмәррә Шәрәпова очраган саен миннән пьеса сорап аптыраткач, язмый чара калмады. Шөкер, ул спектакль үзебездә зур уңыш белән үтте. Халык яратып кабул иткәч, күңелдә ышаныч уянды. “Өзелгән яфраклар”ны интернет аша Казанга Тинчурин исемендәге театрга җибәрдем. Биш ай дигәндә премьерага чакырдылар, бу хәбәргә башта ышанмый тордым, - ди язучы.

 

-Хикәя - повесть сюжетларын кайдан аласыз?   - дигән сорауга, ул:

 -Тормыштан, кеше язмышларыннан. Әйтик, күп кеше миннән “Сират күпере” дигән хикәядә язылган вакыйга уйлап чыгарылганмы, әллә чыннап та булган хәлме,  дип сорыйлар. Әсирлеккә әләккән егет һәм аның язмышын саклап калган әбисенең догасы турында миңа танышым Зәмзәмия апа сөйләгән иде. Чыннап та андый хәл булган, ул егет армиядән кайта, ләкин сәламәтлеге нык какшаган хәлдә, - ди Рәмзия ханым.

Очрашуда  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Гайсә кызының шигырьләре яңгырады, аның иҗаты, тормыш юлы турында кызыклы әңгәмә булды.

-Минем күп әсәрләрем туган якка багышланган. Кайларга гына китсәк тә, кайларда гына булсак та, нинди генә бай тормышта яшәсәк тә, зур дәрәҗәләргә ирешсәк тә, туган авылыбызны, туган йортыбызны, балачагыбызны сагынабыз. Мөмкинлек булганда кайтырга тырышабыз. Туганнарга рәхмәт, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, озатып калалар,  - ди шагыйрә. –Гомумән, Чирмешәндә ачык йөзле, тырыш халык яши. Мине, иҗатымны хөрмәт итеп чакыруыгыз өчен зур рәхмәт.

Габделхакованың тәүге китабы - "Кар өстендә миләшләр" 1996 елда дөнья күрә. Әлеге җыентык өчен ул Шамил Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнгән. "Көзге яшен" исемле китабы өчен "Рухият" фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек булган. "Көмеш тун" 2008 елда иң күп укылган китаплар исемлегенә керә. 2012 ел дәвамында иң күп укылган 182 китап арасында "Ел китабы - 2011" республика конкурсында Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" китабы өченче урында тора. Быел ул "Нишләттегез Гөлкәйне?" повестьлар китабы өчен, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясен алды.

Якташыбыз Чирмешән районы хакимиятенең Утыз Имәни премиясе белән дә бүләкләнгән.

фото: автор

Чирмешәнгә язучы Рәмзия Габделхакова килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев