"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Редакциягә чандыр гына гәүдәле бер егет кереп, район газетасының элек чыккан төпләнмәләрен карап чыгарга рөхсәт сорады. Гаҗәп тоелды, гадәттә андый гозер белән безгә олы яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Кызык, кем икән бу кызыксынучан егет?
Район газетасын юкка гына елъязмачы димиләр шул. Иске газеталарны караганда район тарихына, кешеләренә кагылышлы әллә никадәр кызыклы фактларга тап буласың. Әнә суга батучыларны коткаручы кыю пионерларыбыз хакында кайда язган булырлар иде икән әле?!
"Иң тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында Әккәрәй урта мәктәбенең 7нче сыйныф ата-аналар комитеты җиңү яулады, алар республикада район данын яклаячак. Сүз уңаеннан, бу мәктәпнең әлеге бәйгедә элек тә җиңүче булганы бар.
Район үзәк китапханәсендә язучы якташыбыз Рәмзия Габделхакова белән узган очрашуга аның туганнары, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар, гомумән, китап сөючеләр килде.
0