Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Абруйлы шәхес

Фәнис Нуретдинов. Аның исеме күпләргә таныш. Ул мәзәкләр язу остасы, Чаллыдагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе, туган авылы Иске Кади тарихын кызыксынып өйрәнүче дә. Моннан тыш Фәнис Нуретдинов спортчы да. Аягы авыртып торса да, куллары көчле аның. Моны ил һәм республикакүләм ярышларда да еш раслый. Күптән түгел Казахстанга кадәр барган һәм...

Фәнис Нуретдинов. Аның исеме күпләргә таныш. Ул мәзәкләр язу остасы, Чаллыдагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе, туган авылы Иске Кади тарихын кызыксынып өйрәнүче дә.

Моннан тыш Фәнис Нуретдинов спортчы да. Аягы авыртып торса да, куллары көчле аның. Моны ил һәм республикакүләм ярышларда да еш раслый. Күптән түгел Казахстанга кадәр барган һәм аннан медаль белән кайткан, ветераннар арасында кул көрәштерү буенча чемпионатта өченче булган.

Февраль аенда 60 яшен тутырачак Фәнис Нуретдиновка сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез! Абруең арта барсын, якташ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев