Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә Әлмәттән кайткан кунакны кыйнаганнар

01 Августның беренче атнасында 135нче янгын частена хәвефле хәбәрләр кермәгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 39 хәбәр теркәлгән. Шул вакыт эчендә 4 җинаять эше кузгатылган. Чирмешән авылы янында Самара өлкәсеннән килгән МАЗ автомашинасы әрҗәсеннән 150 килограмм шикәр комы урлаганнар. Бурларның кемлеге ачыкланды - Иске Котыш авылыннан ике ир-ат. Югары...

01 Августның беренче атнасында 135нче янгын частена хәвефле хәбәрләр кермәгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 39 хәбәр теркәлгән. Шул вакыт эчендә 4 җинаять эше кузгатылган.
Чирмешән авылы янында Самара өлкәсеннән килгән МАЗ автомашинасы әрҗәсеннән 150 килограмм шикәр комы урлаганнар. Бурларның кемлеге ачыкланды - Иске Котыш авылыннан ике ир-ат.
Югары Кәминкәдә дүрт кеше Әлмәттән килгән ир-атны кыйнаган. Тикшерү бара.
Ау мылтыгын теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, Сосновкада яшәүче берәүдән бу корал алынган.
Чирмешән - Лениногорск юлында хатын-кыз шофер "Калина" машинасында бозауга бәрелгән. Кешеләргә зыян юк.
Бер атнада 5 авария булган, барысы да матди зыянлы.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 106, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Инсаф Фәссахов әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә 7 кеше ОРВИ белән чирләгән, 5 кешедә умарта корты чагуга аллергия булган, 5 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына булган.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 30 заявка үтәгәннәр. Газ өчен түләмәгән хуҗаларның өйләрен вакытлыча "зәңгәр ягулык"тан өзәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә Әлмәт шәһәре 01 хезмәте