Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшь артист Идел Кыямов армиядә кыстыбый тансыклаган (+ФОТО)

Танылган журналист, якташыбыз Илдар Кыямовның улы Иделнең армиядән кайтуына әнисе Мөршидә бәлеш салып куйса, Яшел Үзән районында яшәүче әбисе исә аны солдатта тансыклаган кыстыбый белән сыйлаган. Хезмәтен тутырып кайткан Идел, әтисе белән, "Безнең Чирмешән" редакциясенә дә кунакка кереп чыкты. Кече сержант, отделение командиры Кыямов Калининград өлкәсенең Черняховск шәһәрендә диңгез пехотасы...

Танылган журналист, якташыбыз Илдар Кыямовның улы Иделнең армиядән кайтуына әнисе Мөршидә бәлеш салып куйса, Яшел Үзән районында яшәүче әбисе исә аны солдатта тансыклаган кыстыбый белән сыйлаган. Хезмәтен тутырып кайткан Идел, әтисе белән, "Безнең Чирмешән" редакциясенә дә кунакка кереп чыкты.

Кече сержант, отделение командиры Кыямов Калининград өлкәсенең Черняховск шәһәрендә диңгез пехотасы гаскәрләрендә хезмәт итте. Казан театр училищесын тәмамлап, Тинчурин театрында тәрҗемәче, радиода диктор булып эшләгән егеткә армиядә "артист", "татарин" дип тә эндәшкәннәр икән.
-Беренче мәлне сагынды. Телефоннан: "Әти, мин шагыйрьләрнең хәлен аңладым хәзер", - дигән иде, Кутуй, Җәлилләрнең туган илләрен сагынып язган шигырьләрен әйтүе икән, - ди әтисе.
Кыямовлар Илдарның туган авылы Кара Чишмәдәге туганнарында, Чирмешәндә Әнвәр абыйларында кунак булганнар.
-Әби-бабайлар мәрхүмнәр инде. Авылга, Чирмешәнгә кайтырга яратам. Әти армиягә Кара Чишмә турында җыр җибәргән иде, рәхәтләнеп тыңладым, - ди Идел. - Хезмәтем авыр булмады. Өйрәнеп, төшенеп кенә беттем кебек, кайтырга вакыт җиткән. Шуның өчен мин ике ел хезмәт итүне кайтару ягында. Яшермим, яхшысы белән бергә, армиядә начар гадәткә - сүгенергә өйрәнеп кайттым, "мужская компания" әнә шулай итә икән. Үземнең исем китте, кайтканда егетләр белән Мәскәүдә такси туктаткан идек, кая барырга кирәклеген йөртүчесенә сүгенмичә аңлата алмадым. Хәзер телем "нормальләште".
Идел Кыямов киләчәктә эшен радио, телевидениеда алып баручы буларак дәвам итмәкче. Кино сәнгате буенча да идеяләре бар. Армиядә укып ошаган бер әсәргә сценарий язарга да заказ биргән. Булдырыр Идел анысын да, сәләтле егет бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиядән кайтты диңгез пехотасы Идел Кыямов