Янгынны тиз сүндерделәр
11 март көнне Чирмешәндә, Мәктәп урамында янгын чыкты. Янгынга каршы 135нче часть диспетчерлыгында әйтүләренчә, шәхси йортта ут чыгу турында хәбәр иртәнге 8 сәгать 44 минутта керә. Янгын сүндерүчеләр, минутлар эчендә килеп, янгынны тиз арада сүндерәләр. Күрше йортларга зыян килмәгән. Янгын чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Шөкер, быел, моңа кадәр, районда янгыннар...
11 март көнне Чирмешәндә, Мәктәп урамында янгын чыкты.
Янгынга каршы 135нче часть диспетчерлыгында әйтүләренчә, шәхси йортта ут чыгу турында хәбәр иртәнге 8 сәгать 44 минутта керә.
Янгын сүндерүчеләр, минутлар эчендә килеп, янгынны тиз арада сүндерәләр. Күрше йортларга зыян килмәгән.
Янгын чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган.
Шөкер, быел, моңа кадәр, районда янгыннар булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев