Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 11 март 2013 яңалыклары

    • 11 март 2013 - 12:04
      Ит күп, сораучы аз
      Соңгы вакытта Россиядә дуңгыз итен кая куярга белмиләр. Читтән дә бик күп керткәнгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре итне сатып алучы таба алмый. Әнә безнең райондагы "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә дә берничә йөз баш, инде симерүләре җиткән чучкаларны беркем кирәксенми икән. Елның беренче ике аенда Татарстанда ит җитештерү былтыргыдан 9 процентка арткан, ә...
    • 11 март 2013 - 11:57
      Татарча сөйлисең – бүләк аласың
      "Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесе быел да үткәреләчәк. Район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк оештыручы бу бәйгедә, ул март ахырларында була, мәктәп укучылары һәм укытучылар көч сынаша. Быел рус, чуваш, мордва, әрмән, әзербайҗан, таҗик, үзбәк балалары экология, әйләнә-тирә мохит темасына шигырьләр сөйләргә, җырлар башкарырга...
    • 11 март 2013 - 11:51
      Бүләккә – тере чәчәк
      Халыкара хатын-кызлар көнендә Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә иң күп сатылучы товар - тере чәчәк булгандыр. Шәп бүләк бит. Яңа суелган эре мал һәм дуңгыз ите, тавыклар, он, шашлык, кием-салым, тере мал, көнкүреш кирәк-яраклары да тәкъдим иттеләр.
    • 11 март 2013 - 11:47
      Янгынны тиз сүндерделәр
      11 март көнне Чирмешәндә, Мәктәп урамында янгын чыкты. Янгынга каршы 135нче часть диспетчерлыгында әйтүләренчә, шәхси йортта ут чыгу турында хәбәр иртәнге 8 сәгать 44 минутта керә. Янгын сүндерүчеләр, минутлар эчендә килеп, янгынны тиз арада сүндерәләр. Күрше йортларга зыян килмәгән. Янгын чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Шөкер, быел, моңа кадәр, районда янгыннар...
    • 11 март 2013 - 10:56
      Чирмешән хәбәрләре
      Бу атна азагында, 16, 17 март көннәрендә, район үзәгендә әллә ничә чара узачак. 16 март көнне: -Чирмешәннең Амур ягында Май чабу (масленица) - Кышны озату бәйрәме булачак. Ул шимбә көнне, 12 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында башланачак; - "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташыбыз Гаяз Фәрхетдинов хөрмәтенә мини-футбол буенча чираттагы турнир оештырыла....
    • 11 март 2013 - 10:48
      Җырларыбыз – сезнең өчен
      "Элек бәйрәмнәр сирәгрәк эләгә иде: гел эштән бушамадык. Хәзер, пенсиягә чыккач, вакыт бар -чакыргач, монда бик теләп килдем, күпме танышларны күрдем", - диде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чара кунагы Роза Журавлева. 40 елдан артык кибетче булып эшләгән, РФ атказанган сәүдә хезмәткәре Роза Николаевна кебек булдыклы, тырыш...