Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Якты Тау Сабан туенда әтәч куганнар

Яктытаулылар быел да Кәлтә урманы янына, Ташлы елга буена Сабан туе мәйданына җыелдылар. Бәйрәмгә авылдашларын гына түгел, тирә-күрше авыллар халкын да чакырдылар. Сабан туе өчен һава торышы да бик яхшы булды, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Иң күңелле ярышларның берсе, мөгаен, әтәч куу булгандыр. -Без бу уенны Аксубай районындагы Сабан туенда...

Яктытаулылар быел да Кәлтә урманы янына, Ташлы елга буена Сабан туе мәйданына җыелдылар. Бәйрәмгә авылдашларын гына түгел, тирә-күрше авыллар халкын да чакырдылар. Сабан туе өчен һава торышы да бик яхшы булды, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Иң күңелле ярышларның берсе, мөгаен, әтәч куу булгандыр.

-Без бу уенны Аксубай районындагы Сабан туенда күреп кайткан идек, - ди авыл мәдәният йорты директоры Ислам Нотфуллин. - Халык түгәрәккә баса, шунда әтәч җибәрелә, кем әтәчне тота - шул җиңүче.
Ат чабышларына юртакларны районнан гына түгел, Самара өлкәсеннән, Яңа Чишмә, Аксубай районнарыннан да алып килгәннәр. Шулай да Якты Тау чабышкысы "Фрикки" беренчелекне бирмәгән. Ак Бүредән килгән ат - икенче, Самара өлкәсе Камышлы районыныкы - өченче.
Ә көрәштә төп бүләк - тәкә белән автомат кер юу машинасы Аксубай районына киткән, Илсур Сафин абсолют батыр булган.
Бәйрәмнең истә калырлык тагын бер вакыйгасы - авылга багышланган яңа җыр тамашачылар хозурына ирештерелгән. Җырның сүзләрен - Ислам Нотфуллин, көен Иске Кади авылы кияве Рамил Мифтахов язган. Ә җырны Якты Тау егете Ринат Кәлимуллин башкарган.
Милли бәйрәмебез уеннарында катнашкан бер кеше дә бүләксез калмаган. Авылның иң өлкән ир-аты, 87 яшьлек Минсәгыйрь Мортазин, иң олы әби, 94 яшьлек Кәүсәрия Җамалиева, авылның иң яшь кешесе Рамазан Хәмидуллин, 60 ел бергә гомер иткән Самания һәм Вәлиҗан Сафиннар да бүләкләнгән. Быел Якты Тауда 1 класска 3 сабый киләчәк, ә 9 классны 2 кыз тәмамлаган. Сабан туенда аларга да бүләкләр биргәннәр.
Сабан туеннан соң халык авыл мәдәният йорты янына дискотекага җыелган, ул таң атканда салют белән тәмамланган.
Бәйрәмнең иганәчеләре дә яктытаулылар үзләре. Мәчет һәм Яр Чаллыда яшәүче авылдашлары Рәфис Сафиннар 10ар мең сум акча биргәннәр. Авыл халкы да хәленнән килгәнчә өлеш керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты Тау Сабан туе

2
X