Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яхшылык эшләгән чирмешәнлегә яманлык белән җавап кайтарганнар

Чирмешәндә яшәүче 74 яшьлек М. таныш булмаган кешене фатирына кунарга керткән. Ә тегесе рәхмәт урынына хуҗаның ноутбугын һәм кесә телефонын эләктереп киткән. 01 135нче янгын часте диспетчерлыгына үткән атнада хәвефле сигналлар кермәгән. 02 20нән 27 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 29 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Бер атнада...

Чирмешәндә яшәүче 74 яшьлек М. таныш булмаган кешене фатирына кунарга керткән. Ә тегесе рәхмәт урынына хуҗаның ноутбугын һәм кесә телефонын эләктереп киткән.

01 135нче янгын часте диспетчерлыгына үткән атнада хәвефле сигналлар кермәгән.
02 20нән 27 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 29 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Бер атнада Чирмешәндә кеше кыйнауның өч очрагы теркәлгән.
"Пятерочка" кибетендә бер шешә аракы урлаган 27 яшьлек чирмешәнлегә җавап тотарга туры килә.
Яңа Элмәледә яшәүче Н.ның машина салонында Казахстанда җитештерелгән 36 шешә аракы табып алынган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 89, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 28 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 45 чакырту булган, 8 кеше үзләре килеп ярдәм алган. Фельдшер Инсаф Фәссахов әйтүенчә, күбрәк хроник авырулар һәм гипертониклар янына барырга туры килгән. Бер атнада 7 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр. Бу хакта әлеге хезмәт диспетчеры Флюра Минханова хәбәр итте.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция 01 хезмәте 02 хезмәте

2
X