Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Күптәнге хыяллары тормышка ашты ульяновкалыларның - мәдәният йортлары капиталь ремонтланды. Ә киләсе елда бу авылда балалар бакчасы төзергә ышандырдылар. Озак еллар хезмәт итеп тәмам өшәнгән, каралган, күгәргән, буяулары уңган, җиһазлары тузган бина-мәдәният учагы, күренеп тора, нурланып киткән. Дөрес, камиллеккә чикләр юк, тышкы якны, әйләнә-тирәне матурлыйсы бар әле. Әлеге мәдәният учагын...

Күптәнге хыяллары тормышка ашты ульяновкалыларның - мәдәният йортлары капиталь ремонтланды. Ә киләсе елда бу авылда балалар бакчасы төзергә ышандырдылар.

Озак еллар хезмәт итеп тәмам өшәнгән, каралган, күгәргән, буяулары уңган, җиһазлары тузган бина-мәдәният учагы, күренеп тора, нурланып киткән. Дөрес, камиллеккә чикләр юк, тышкы якны, әйләнә-тирәне матурлыйсы бар әле.
Әлеге мәдәният учагын да шау-гөр килеп, хәтта ленталар кисеп ачтылар. Ульяновкага бу көнне район авылларыннан да бик күп кунаклар килде.
Бәйрәмдә район җитәкчесе Наил Зарипов та катнашты, котлау сүзләре ирештерде, төзүчеләргә, аларга булышкан һәммә кешегә рәхмәт белдерде, башыннан ахырына тикле концертны да тамаша кылды.
Ульяновканың хәзерге мәдәният йорты 1967нче елда ачылган.
-Бу бинаны озак, биш ел буе төзеделәр. Колхоз көче белән,- ди биредә беренче китапханәче булган, бүген ветеран Владимир Иванов. - Ә ачылыш Октябрь бәйрәме алдыннан, ноябрьдә үткәрелде, бик күп кунаклар килде.
Шуннан бирле бинада юньле-башлы ремонт булмаган да. Шуңа да быелгы үзгәрешләргә бик сөенәләр Ульяновкада. Барысы алты миллион сумлап акчага эчке түбә һәм идәннәр, ишек һәм тәрәзәләр яңартылган, фасад өлешенә брусчатка җәелгән. Су да керткәннәр, бәдрәф тә эшләгәннәр, электр челтәрләрен алмаштырганнар. Әллә никадәр яңа стеллажлар, шкафлар, сәхнә кирәк-ярагы, шторалар һәм пәрдәләр алынган. Шуңа да игътибар итми калмыйсың - һәр кабинетка, бүлмәгә зур-зур көзгеләр куелган. Артист кешегә аннан башка, үз-үзенә күз салмыйча сәхнәгә чыгу кыен. Бүгенге бәйрәм концертын яңа утыргычларга утырып карадылар.
Үзгәртеп корылган бина 62 ел бергә яшәүче, 7 бала үстергән, 16 оныкның әби-бабайлары - Владимир һәм Елена Волковларга да бик ошаган. Авылда хөрмәтле бу парга бинага ал лента кисеп керү хокукы да бирелде.
-Шәп килеп чыккан,- ди Ульяновка һәм башка кайбер авыллардан килгән артистлар җырлаган, биегән концертны бер сулышта, тәэсирләнеп караган, инде 90 яшькә якынлашучы Владимир Ильич. Сүз уңаенда, ул дистә еллар колхоз партоешмасын җитәкләде, хатыны Елена Владимировна кырык ел буе мәктәптә укыткан.
Быел бу җирлектә мондыйрак тантана тагын булырга тора, Девичья Полянада яңа мәктәп салалар. Былтыр анда яңа мәдәният йорты калыкты. Ә киләсе елда Ульяновкада балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Анысы да бик күптәнге хыял.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка