Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада чүп үләннәренә үсәргә ирек бирмиләр

Санитар - экологик икеайлык тәмамланса да, авылларда чисталык өмәләре дәвам итә. -Авылларыбыз күзгә күренеп ямьләнде, әйләнә - тирәбез матурланды, чистарды, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Әмма тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста, дигән әйтем үзенең актуальлеген югалтмый. Җирлеккә кергән биш авыл халкына да яз...

Санитар - экологик икеайлык тәмамланса да, авылларда чисталык өмәләре дәвам итә.

-Авылларыбыз күзгә күренеп ямьләнде, әйләнә - тирәбез матурланды, чистарды, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Әмма тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста, дигән әйтем үзенең актуальлеген югалтмый. Җирлеккә кергән биш авыл халкына да яз көне үк чисталык турында памяткалар таратып чыктык. Авылларыбызда хәзер дә атна саен диярлек өмәләр үткәрәбез. Урамнарны, юл кырыйларын, авыл тирәләрен чүп - чардан арындырып торабыз. Чуплекләрне дә, мөмкинлектән чыгып, тәртипкә китердек. Ульяновканыкын киңәйттек, чистарттык. Бу эштә безгә юлчылар ярдәм күрсәтте, аларга рәхмәт. Бүген, нигездә, чүп үләннәре чабарга туры килә. Күпчелек чисталык мәсьәләсенә битараф түгел, йорт тирәләрен тәртипкә китереп торалар, үләннәрне дә чабып алалар, йорт каршында чәчәкләр дә үстерәләр. Әйтик, Ульяновкадан Петр Елистратов, Сергей Иванов, Петр Герасимов, Ирина Федулова, Девичья Полянадан Валентина Краснова, Валентина Никитина, Светлана Краснова, Сосновкадан Николай Григорьев, Надежда Якимова, Николай Иванов шундыйлардан. Бу исемлекне әле тагын дәвам итеп була, барысын да атап бетерү мөмкин түгел.
Дөрес, монда да хуҗасыз иске йортлар бар. Аларның тирәләрен өмә үткәреп тә җыештыралар, күршеләргә, яисә йорт хуҗаларының туганнарына да мөрәҗәгать итәләр. Ничек булса да тәртип сакларга тырышалар. Авылларда яңа йорт төзүчеләр дә күп. Ләкин бу уңайдан да проблемалар килеп чыкканы юк, төзелеш
материаллары алып кайтучылар авыл җирлегеннән белешмә алалар, срогы чыккач, аны яңарталар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ульяновка чисталык