Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка мәктәбе өр-яңа кебек була

Ульяновка мәктәбе укучылары бу уку елын Утыз Имән мәктәбендә башладылар, чөнки үзләренең белем йортында капиталь ремонт бара. Ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә, икенче чирекне үз мәктәпләрендә дәвам итәргә ниятләп торалар. Ремонт чыгымнарын нефтьчеләр күтәрә, бу максатларга 13 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бина тулысынча яңартыла: яңа ишек-тәрәзәләр куелган, стена,...

Ульяновка мәктәбе укучылары бу уку елын Утыз Имән мәктәбендә башладылар, чөнки үзләренең белем йортында капиталь ремонт бара. Ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә, икенче чирекне үз мәктәпләрендә дәвам итәргә ниятләп торалар.


Ремонт чыгымнарын нефтьчеләр күтәрә, бу максатларга 13 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Бина тулысынча яңартыла: яңа ишек-тәрәзәләр куелган, стена, идән, түшәмнәр яңартылган, электр үткәргечләр, җылылык, су, канализация челтәрләре алмаштырылган, санузел да ясалган.

-Төзүчеләр бинаны сайдинг белән тышлый башладылар, ә яңгырлар комачаулаганда эчтәге эшләрне дәвам итәләр, - ди мәктәп директоры Андриян Тимирясов. - Кабинетларда эш бетеп бара, спорт залын гына ремонтлыйсы калды.

Мәктәпкә яңа җиһазлар да кайтарылган, классларга парталар, шкафлар урнаштырылган, ашханәдә дә заманча техника, җиһазлар куелган.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете төзелешендә эш туктамый

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined өряңа кебек була Ульяновка мәктәбе