Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Укырбыз да, кайтырбыз...”

Иске Кади егетләре һәм кызларының күбесе, кайдадыр белгечлек алгач, туган авылларына эшкә кайтырга риза. Шушы көннәрдә булган очрашуда алар шулай дип белдерделәр. Авыл кафесында, "БАРС" кибете ярдәме белән оештырылган кичәгә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов та килде. Яшьләрнең "кылларын тартып карау" аларның туган авылларына, әти-әниләре нигезенә, хезмәткә,тормышка мөнәсәбәтләрен ачыкларга да...

Иске Кади егетләре һәм кызларының күбесе, кайдадыр белгечлек алгач, туган авылларына эшкә кайтырга риза.


Шушы көннәрдә булган очрашуда алар шулай дип белдерделәр. Авыл кафесында, "БАРС" кибете ярдәме белән оештырылган кичәгә "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов та килде.

Яшьләрнең "кылларын тартып карау" аларның туган авылларына, әти-әниләре нигезенә, хезмәткә,тормышка мөнәсәбәтләрен ачыкларга да мөмкинлек бирде.

Кичәдә сәясәт турында сүз дә башламадылар, аны кирәксенмәделәр. Сөйлисе башка, кызыклырак темалар бихисап бит, зарлану яшьләргә хас түгел.

Илгиз Әһлиуллин әле генә хәрби училище тәмамлап, офицер, артеллерист, лейтенант булган, гражданлык белгечлеге - инженер. Аны Хабаровскига хезмәткә җибәрәләр.

- Туган авыл гел истә,- ди якташыбыз. - Мондагы үзгәрешләргә сөенеп яшим. Рәдис абыйга рәхмәт, Иске Кадида бар да яхшы, гел нәрсәдер төзиләр, спортка зур игътибар бирелә.

Фаил Гыйрфанов Казанда белем ала, мәдәният белгече булачак. "Авыллар бетә, дип зарланалар, ә бездә, киресенчә, бар да үсештә. Иске Кадида яшьләр барында киләчәгебез өметле",- диде ул. Әле монда эшкә кайтырга да риза икән.

Илназ Мөхетдинов авылда каласын инде күптән хәл иткән. Мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләүче бу төпле егет яңа өй дә сала башлаган.

"Бүгенге очрашу бик әйбәт, югыйсә башка көннәрдә кайберәүләрне күрмисең дә," - дип, Илназ үзе кебек яшьләрнең шәһәрдә түгел, ә авылда төпләнүләрен теләде.

Илшат Ихтисамов армия хезмәтеннән кайткан. Аның да киләчәген туган авылы белән бәйлисе килә.

Сыйлы табын артында җанлы әңгәмәне тыңлап утыруы рәхәт. Яшьләр ихлас, уен-көлкеле. Фикерләрен конкрет әйтә беләләр. Һәр сүзләрендә туган авыллары белән чиксез горурланулары, аны гел сагынып яшәүләре күренеп тора. Билгеле, олыгая төшкәч, сагыну хисләре тагын да көчәя әле ул. Мәҗлескә килгәннәрнең кайберләре мәктәптә укуын тәмамлаган гына, каядыр укырга китәргә җыеналар. Кире кайтырлармы, кем белгән?!

"Мин сезне авылга гына кайтыгыз дип үгетләргә килмәдем, әмма, кайтсагыз, үкенмәссез. Авылга белгечләр кирәк. Теләгән кешегә авылда да эш табарга, үз эшеңне оештырырга мөмкин,- диде Рәдис Камалов, яшьләрнең бу мәсьәләдә уйлабрак эш йөртүләрен теләп. - Иске Кадида тормыш шартлары шәһәрнекеннән кай ягы белән ким?! Юлларыбыз әйбәт, су, газ проблемасы юк. Кибеттә, ни телисең, бар да бар".

Туган авыллары, үзләре турында сөйләгәндә, егетләр һәм кызлар күмәк хуҗалык җитәкчесенә үзләренең теләкләрен дә ирештерделәр. Әйтик, мәдәният йортына яңа бильярд өстәле, яхшы музыка уен кораллары аласы иде. Кичке уеннарны үткәрергә ди - джей да булса?

Коену өчен яр буенда комлы пляж ясау турында да уйлап карарга кирәк. Яшьләр-яшьләрчә, дөрес әйтәләр, мөмкин булганны сорыйлар.

Очрашу ахырындарак мәгълүм булганча, бүген Иске Кади буасында ремонт бара, соңрак шул тирәдә ял паркы ясамакчылар, мең төп чамасы агач үсентеләре дә утыртырга планлаштыралар. Бу да яңалык.

...Кичке сәгать унда башланган кичә бер сәгатьтән тәмамланды да. Тагын да озаграк утырырга мөмкин иде, тик нәкъ бүген авылга популяр җырчы Фирдүс Тямаев киләсе икән. Ул килде, мәдәният йорты каршында зур дискотека оешты. Яшьләрнеке - яшьләрчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу Иске Кади.