Безнең районда

Укучыларны укучылар тәрбияләшә

2нче Чирмешән мәктәбендә оештырылган лагерьларда 80 бала ял итә. Бирегә йөрүче олырак сыйныф укучылары бакчада үз ашханәләре өчен җиләк-җимеш тә үстерешәләр. "Ромашка" дигән лагерьда 55, ә "Факел" хезмәт лагерында 25 бала өчен ял оештырылган. Укучылар көненә ике тапкыр - иртән һәм төш вакытында тамак ялгый. - Аларның ялын кызыклы итү...

2нче Чирмешән мәктәбендә оештырылган лагерьларда 80 бала ял итә. Бирегә йөрүче олырак сыйныф укучылары бакчада үз ашханәләре өчен җиләк-җимеш тә үстерешәләр.

"Ромашка" дигән лагерьда 55, ә "Факел" хезмәт лагерында 25 бала өчен ял оештырылган. Укучылар көненә ике тапкыр - иртән һәм төш вакытында тамак ялгый.
- Аларның ялын кызыклы итү өчен үзебезнең 10нчы сыйныф укучылары да ярдәм итә. Музейларга экскурсиягә йөрибез, бассейнда су коенабыз,- ди лагерь җитәкчесе Энҗе Ганиева.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Җәйге каникуллар

Нет комментариев