Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Төзелешкә – бал

Шешминкада яшәүчеләрнең күбесе Димитрий Солунский храмын төзекләндерүдә актив катнашалар. Авыл кешеләре инде берничә тапкыр чиркәү тирәсендәге төзелеш материаллары калдыкларын җыештырдылар. Өмәләрнең берсендә Николай Зубов үз тракторы белән 4 арба чүп-чар чыгарды. Шешминкалылар гына түгел, читтә яшәүче авылдашлары да чиркәүне төзекләндерүгә һәрдаим өлеш кертәләр. Районда билгеле умартачы Татьяна Юрина әлеге изге...

Шешминкада яшәүчеләрнең күбесе Димитрий Солунский храмын төзекләндерүдә актив катнашалар.


Авыл кешеләре инде берничә тапкыр чиркәү тирәсендәге төзелеш материаллары калдыкларын җыештырдылар. Өмәләрнең берсендә Николай Зубов үз тракторы белән 4 арба чүп-чар чыгарды.

Шешминкалылар гына түгел, читтә яшәүче авылдашлары да чиркәүне төзекләндерүгә һәрдаим өлеш кертәләр.

Районда билгеле умартачы Татьяна Юрина әлеге изге эшкә ярдәм йөзеннән бер фляга бал, пенсионер Нина Журавлева 2 мең сум акча биргәннәр. Мәскәүдә яшәүче авылдашлары Александр Конев - 15 мең сум, Казаннан авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Николай Митряев 5 мең сум акча җибәргәннәр. Казанда яшәүче велоспортчы Равил Хәбибрахманов та Шешминка аша узганда чиркәү төзекләндерүне күреп, изге эшкә өлеш керткән.

- Хәзер храм төзү өчен проект-смета документлары әзерләнә, - ди чиркәүне төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе - Екатерина Зубова. - Проект булса, нефть оешмалары җитәкчеләре дә төзелешкә саллы өлеш кертергә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка храм төзекләндерүдә актив катнашалар