Туйны озак көтәсе калмады
Чирмешәндә ветераннар өчен төзелүче 16 квартиралы йортта бүген төзүчеләр бизәү эшләре белән дә шөгыльләнә. -Монда берничә бригада эшли, - ди Яңа Чишмәнең "Строй-сервис" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Билданов. - Берәүләр квартираларда обойлар ябыштыру белән мәшгуль, башкалар су линияләрен, җылылык системасын монтажлыйлар. Шул ук вакытта территорияне дә төзекләндерәбез. Төзүчеләр яңа йортны июнь...
Чирмешәндә ветераннар өчен төзелүче 16 квартиралы йортта бүген төзүчеләр бизәү эшләре белән дә шөгыльләнә.
-Монда берничә бригада эшли, - ди Яңа Чишмәнең "Строй-сервис" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Билданов. - Берәүләр квартираларда обойлар ябыштыру белән мәшгуль, башкалар су линияләрен, җылылык системасын монтажлыйлар. Шул ук вакытта территорияне дә төзекләндерәбез.
Төзүчеләр яңа йортны июнь ахырында файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Димәк, өй туйларына җыена да башларга мөмкин.
Кадыйр Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев