Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туган як тарихы музеенда яңа күргәзмә

Туган як тарихы музеенда "#Тормышка мәхәббәт" ("#Искусство жить") исемле күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәдә "МедиаГвардия" федераль проект кысаларында үткәрелгән "#Тормышка мәхәббәт" социаль рекламалар Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләренең эшләрен күрергә мөмкин. Фестиваль 18-35 яшьлекләр арасында үткәрелгән. Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән тәкъдим ителгән 250дән артык эш арасыннан иң яхшы 16сын сайлап алганнар. Финалистлар...

Туган як тарихы музеенда "#Тормышка мәхәббәт" ("#Искусство жить") исемле күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәдә "МедиаГвардия" федераль проект кысаларында үткәрелгән "#Тормышка мәхәббәт" социаль рекламалар Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләренең эшләрен күрергә мөмкин.


Фестиваль 18-35 яшьлекләр арасында үткәрелгән. Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән тәкъдим ителгән 250дән артык эш арасыннан иң яхшы 16сын сайлап алганнар. Финалистлар арасына Татарстаннан Никита Утехинның "Мәхәббәт һәм яхшылык бүләк итегез!" исемле эше дә кергән. Туган як тарихы музееның күргәзмәләр залында экстремистик, террористик эшчәнлекне, наркотик матдәләр сатуны һәм куллануны, үз-үзеңә кул салуны кисәтү кебек темаларга ясалган плакатларны һәм фотоларны күрергә була. Күргәзмә август урталарына кадәр эшләячәк. Аны ачкан көнне үк дистәләгән яшьләр конкурс эшләре белән танышты, фикер алышты.

-Әлеге фестиваль җиңүчеләренең эшләренең төп нөсхәләрен чирмешәнлеләр һәм Чирмешән кунаклары күрә алуга без бик шат, - ди "Яшь Гвардия"нең Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе Алина Нуртдинова. - Әлеге күргәзмәне Казаннан алып кайттык, ул барлык районнарда да булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined