Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Үткән атнада Чирмешән районында 7 җинаять эше кузгатылган

01 Янгын-коткару хезмәте бригадасына үткән атна тыныч булды. 135нче янгын частена хәвефле сигналлар кермәгән. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән, 7 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, кешеләргә зыян килмәгән. Яңа Элмәледә яшәүче ир-ат аек булмаган килеш гаиләдә җәнҗал куптарган, хатынына үтерү белән янаган....

01 Янгын-коткару хезмәте бригадасына үткән атна тыныч булды. 135нче янгын частена хәвефле сигналлар кермәгән.

02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән, 7 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, кешеләргә зыян килмәгән.
Яңа Элмәледә яшәүче ир-ат аек булмаган килеш гаиләдә җәнҗал куптарган, хатынына үтерү белән янаган.
Коралны теркәү вакытын үтәмәгән өчен Чирмешәндә яшәүче берәүнең травматик пистолетын алганнар.
Әмирдә яшәүче хатын-кыз Чирмешәндә паспорт, пластик карта һәм кесә телефоны белән сумкасын югалткан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 99 кешегә карата беркетмә төзегәннәр.
03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 32 чакырту кергән, 8 кеше үзләре килеп ярдәм алган.
Чакыртуларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авыру кешеләр янына иде, - диде фельдшер Дилә Шәрәфетдинова.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 45 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы җинаять