Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Теплицада ... казлар үсә

Чирмешәндә яшәүче Фатыйма Латыйпова быел үз хуҗалыгында мең баш каз һәм мең баш үрдәк бәбкәсе асрарга алынган. Ишегалдында йөрүче утызлап мисыр тавыгы (цесарка), унлап индоутка казлар янында юк та кебек. - Кичен зур казанда бер капчык бодай пешереп бүрттергән идек. Иртән улакларга шуны салып чыктым,- ди хуҗабикә. - Хәзер менә...

Чирмешәндә яшәүче Фатыйма Латыйпова быел үз хуҗалыгында мең баш каз һәм мең баш үрдәк бәбкәсе асрарга алынган. Ишегалдында йөрүче утызлап мисыр тавыгы (цесарка), унлап индоутка казлар янында юк та кебек.

- Кичен зур казанда бер капчык бодай пешереп бүрттергән идек. Иртән улакларга шуны салып чыктым,- ди хуҗабикә. - Хәзер менә тагын казан асты яктык: төшкелеккә, кичкегә азык әзерлибез. Көненә ике капчыклап бодай "китә".
Якташларыбыз бәбкә сатучыларны интернет аша Башкортстаннан тапкан. Ай ярымлык кош балаларын алар Чирмешәнгә үзләре үк китереп тә биргән.
Хәзер каз, үрдәкләр 50гә 2 метр зурлыкта төзелгән дүрт теплицада "яши".
- Әүвәл теплицаларда кыяр үстереп караган идек- файдасы калса да, әллә ни түгел. Хәзер кыяр, помидорны халык теплицаларында үзе дә үстерә бит. Без менә каз-үрдәкләр асрап карарга булдык,- ди Фатыйма апа.
Бәбкәләрне күз уңыннан бер дә югалтмаска икән: бер-берсен таптыйлар, ди. Беренче мәлне 100ләп баш шулай үлгән. Араларында бераз көчсезрәкләре дә бар. Шуңа хуҗалар йорт кошларына витаминнар бирә, аларны яшел чирәмдә йөртеп ала. Каз-үрдәккә иң мөһиме - су, иркенлек кирәк, диләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шөгыль