Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кәминкәдә җил котырган

    Узган шимбә көнне кичке дүртләр тирәсендә чыккан туфан авылдагы өч хуҗалыкка зыян салып китә. Көчле җил ферма очындагы Заречная урамында берәүләрнең өй түбәсенең яртысын агачлары, такталары белән үк кубарып аткан. -Кара болыт кичке якта Кара Чишмә ягыннан килде. Башта бер каты җилләп, яңгыр явып алды, аннан тагын җил бутады, тагын...

    Узган шимбә көнне кичке дүртләр тирәсендә чыккан туфан авылдагы өч хуҗалыкка зыян салып китә. Көчле җил ферма очындагы Заречная урамында берәүләрнең өй түбәсенең яртысын агачлары, такталары белән үк кубарып аткан.

    -Кара болыт кичке якта Кара Чишмә ягыннан килде. Башта бер каты җилләп, яңгыр явып алды, аннан тагын җил бутады, тагын яңгыр яуды.Түбәсез калган йортның бүлмәләренә су үткән. Җил авылда тагын ике йорттагы абзарларның шиферларын алды, - ди шушы авыл кешесе Кәримә Шакирова.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: