Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка авылы тарихы да бер китапка тупланды

Түбән Кармалка авылы тарихы да бер китапка тупланды - "Мы родом из Нижней Кармалки" күптән түгел генә дөнья күрде. 270 битле, бик матур итеп эшләнгән затлы китапны тәкъдим итү кичәсе дә оештырдылар. Авыл мәдәният йортында узган бу чарага авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче якташлары да күп җыелган иде. Анатолий...

Түбән Кармалка авылы тарихы да бер китапка тупланды - "Мы родом из Нижней Кармалки" күптән түгел генә дөнья күрде. 270 битле, бик матур итеп эшләнгән затлы китапны тәкъдим итү кичәсе дә оештырдылар.


Авыл мәдәният йортында узган бу чарага авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче якташлары да күп җыелган иде. Анатолий Чернышев якташларына шундый зур бүләк ясаган. Бу китапта авылның үткән тарихы: революция, колхозлашу, сугыш еллары һәм бүгенге тормыш та сурәтләнгән, фоторәсемнәргә дә күп урын бирелгән. Әлеге китапта һәр кармалкалы үзенең нәселе турында мәгълүмат таба ала. Шунда ук авылдан чыккан шагыйрәләр - Нина Тельпиш, Нина Граханцева, Татьяна Татарчинская (инде мәрхүмә), аның кызы Зоя Татарчинская һәм авторның үз иҗат җимешләре дә урын алган. "Мы родом из Нижней Кармалки" китабын тәкъдим итүгә Нина Тельпиш Петербургтан ук кайткан. Чарада Нина Граханцева да катнашты. Авторлар шигырьләрен халыкка үз авызларыннан ишеттерде.

Анатолий Петрович китапны 50 данәдә, Әлмәт типографиясендә үз хисабына бастырган. Аларны ул материаллар тупларга булышкан авылдашларына, авыл һәм мәктәп китапханәләренә, мәктәпнең туган як тарихы музеена, Югары Кармалка һәм Чумачка авылыннан килгән кунакларга да бүләк итте. Бу хезмәткә барлык материаллар да сыеп бетмәгән, финанс мөмкинлеге булса авторның тагын бер китап бастырырга нияте бар. Китапны тәкъдим итү чарасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова моның өчен ярдәм итү җаен табарга ышандырды.

78 яшьлек автор озак еллар Әлмәттә яшәсә дә Түбән Кармалка авылын кече ватаны дип саный. Аның бала чагы авылда үтә, Анатолий яшүсмер вакытта әти-әниләре Әлмәткә күченеп китә. Анатолий Чернышов гомерен иҗатка багышлый, 40 ел "Знамя труда" газетасында журналист булып эшли. Пенсиягә чыккач туган авылы турында китап чыгарырга уйлый һәм менә бүген аның хыялы тормышка ашкан. Аңа авылдашлары бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined