Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай кешесе машина урлаган өчен җаваплылыкка тартылачак

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, август аеның беренче атнасында район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 30 июльдән 6 августка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлегенә 45 хәбәр кабул ителгән, шул чорда 2 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, август аеның беренче атнасында район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

02 30 июльдән 6 августка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлегенә 45 хәбәр кабул ителгән, шул чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 99 кешене ачыклаганнар, бер йөртүче транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр административ тәртипне бозган 18 кешегә карата беркетмә төзегәннәр.

Чирмешән-Азеево-Шентала юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре ВАЗ-2107 машинасында баручы Түбән Чегодай кешесен туктатканнар. Әлеге транспорт чарасын ул Чирмешән автотранспорт предприятиесе территориясеннән алып чыккан. Бу кеше ел дәвамында шундый җинаять кылган өчен җаваплылыкка тартылган булган.

"Курорт", "Мәк", "Уңыш" оператив-профилактик операцияләр дәвам итә.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 31 чакырту кергән, 20 мөрәҗәгать итү булган. Фельдшерлар әйтүенчә, 6 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, ике кешене умарта кортлары чаккан, берәүгә урман талпаны кадалган. 5 августта фельдшерлар юл һәлакәтенә чыкканнар. Чакыртуларның күпчелеге - хроник чирлеләр янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 25 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined