Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстанда томан булачак

Җомга көнне төнлә һәм иртән Татарстанда томан булачак. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Хәзер республикада һава температурасы нормадан ике-өч градуска түбән. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә вазгыять үзгәрмәячәк. Шулай итеп, 8 һәм 9 октябрьдә төнлә һәм көннең беренче яртысында томан булачак. Күз күреме начарлана. Төнлә температура -6...0 градус, көндез 9...14 градуска кадәр күтәреләчәк. 

10 октябрьдә болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Термометр баганалары төнлә 1...4 градус һәм көндез 7...12 градус булачак. 

Якынча фаразларга караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә шундый ук һава торышы сакланачак. Явым — төшем көтелми, төнлә -2...3 градуска кадәр, көндез 8...13 градус булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев