Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Су ваемсызлыкны яратмый

24 июнь көнне Зур Чирмешән елгасында Чирмешәннән 1982нче елгы ир-ат батып үлде. Бу бәхетсез очрак халык телендә "Кожевка" дип йөртелә торган урында килеп чыга. Нигездә, фаҗигаләр коену өчен махсус билгеләнмәгән һәм җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыга. Тагын бер киң таралган сәбәп - аек булмаган килеш суга керү. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе...

24 июнь көнне Зур Чирмешән елгасында Чирмешәннән 1982нче елгы ир-ат батып үлде. Бу бәхетсез очрак халык телендә "Кожевка" дип йөртелә торган урында килеп чыга.


Нигездә, фаҗигаләр коену өчен махсус билгеләнмәгән һәм җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыга. Тагын бер киң таралган сәбәп - аек булмаган килеш суга керү.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре фикеренчә, суда коенырга теләүче һәр кеше кайбер кагыйдәләрне истә тотарга тиеш: таныш булмаган урыннарда коенмаска, суның җылылыгы 17-19 градустан да түбән булмасын, спиртлы эчемлекләр эчеп суга кермәскә киңәш ителә. Кояш нурларында кызынып ятканнан соң да суга ашыгып керергә ярамый. Балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бәхетсез ират батып үлде