Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Шешминкага хәсрәт килде

    24 июнь көнне Шешминка авылында, Шушма елгасында, 13 яшьлек кыз батып үлде. Светлана Дорофеева иптәш кызлары белән коенырга бара. Суга кереп, ул озак күренмичә торгач, дус кызы кесә телефоныннан әти- әнисенә шалтыратып, ярдәм сорый. Кызганычка каршы, өлкәннәр килгәндә Светлана инде үлгән була. Елганың бу урынында сай булса да, кыз бала...

    24 июнь көнне Шешминка авылында, Шушма елгасында, 13 яшьлек кыз батып үлде.

    Светлана Дорофеева иптәш кызлары белән коенырга бара. Суга кереп, ул озак күренмичә торгач, дус кызы кесә телефоныннан әти- әнисенә шалтыратып, ярдәм сорый. Кызганычка каршы, өлкәннәр килгәндә Светлана инде үлгән була. Елганың бу урынында сай булса да, кыз бала чоңгылга эләккән бугай. Мәрхүмәнең әти-әнисенә сабырлык телибез.
    Коену сезоны кызганнан - кыза бара. Шуны онытырга ярамый, суда һәрвакыт куркыныч. Тикшерелгән, махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга кирәк.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: