Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминкада яшәүче өч бала әтисе аракыдан арына алмый

Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылган ата-аналарның кайберләре балалары кылган эш өчен җавап бирсә, икенчеләре үзләре балаларына дөрес тәрбия бирми, яхшы үрнәк күрсәтми, аларның тормышларына куркыныч тудыра. Комиссия утырышына чакырулы кайберәүләр бирегә килүне кирәк тапмаганнар. Шешминкадан Р. барлык тапкан акчасын спиртлы эчемлекләргә...

Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылган ата-аналарның кайберләре балалары кылган эш өчен җавап бирсә, икенчеләре үзләре балаларына дөрес тәрбия бирми, яхшы үрнәк күрсәтми, аларның тормышларына куркыныч тудыра.

Комиссия утырышына чакырулы кайберәүләр бирегә килүне кирәк тапмаганнар. Шешминкадан Р. барлык тапкан акчасын спиртлы эчемлекләргә тотып бетерә, эштән кайтып өйдә тавышлана. Гаиләдәге өч бәләкәй бала ач тора дисәң дә артык булмас, газ өчен бурычлары җыелган. Гаепле кешене утырышка китерә алмагач, комиссия членнары бу гаиләгә үзләре барды. Һәрвакыттагыча, әти кеше эштән кабат эчеп кайткан. Бу көннәрдә гаиләгә, рәхмәт аларга, иганәчеләр булышкан, азык-төлек китергәннәр. Әлегә ашарларына бар. Билгеле, бу беренче генә ярдәм түгел. Өйдә әлегә җылы, тик газ кулланган өчен киләчәктә дә түләмәсәләр, аны өзәргә дә күп сорап тормаслар. Гомумән, эшләр яхшы якка үзгәрмәсә, бу гаиләдәге балалар балалар йортына да озатылырга мөмкин.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яшәүче Шешминка өч бала әтисе аракыдан арына алмый

2
X