Шешминкада пенсионерларга ипине бушлай тараталар
Шешминка авыл җирлегендә инде ике елга якын өлкән яшьтәге, гомерләре буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыгучыларга бушлай ипи алып кайтып бирәләр. -Хуҗалык җитәкчесе Васыйл Әхмәтҗанов шундый тәкъдим белән чыккач, без моны хупладык. Исемлекне төзеп бирдек, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов.- Бүген Шешминкада - 38, Андреевкада 8 кеше...
Шешминка авыл җирлегендә инде ике елга якын өлкән яшьтәге, гомерләре буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыгучыларга бушлай ипи алып кайтып бирәләр.
-Хуҗалык җитәкчесе Васыйл Әхмәтҗанов шундый тәкъдим белән чыккач, без моны хупладык. Исемлекне төзеп бирдек, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов.- Бүген Шешминкада - 38, Андреевкада 8 кеше әлеге мөмкинлектән файдалана. Ипине кибеткә китерәләр, пенсионерлар шуннан килеп алалар. "Андреевка" җәмгыяте бурычларын каплап бара.
Озак еллар «Прожектор» колхозында сыер савучы булып эшләгән Клавдия Коченкова да атнага ике тапкыр кибеттән бушлай ипи ала.
-Безне шулай кайгыртуына, игътибар күрсәтүенә җәмгыять җитәкчесенә бик зур рәхмәт, - ди Клавдия Константиновна. - Өлкәннәр көнендә дә онытмыйлар. Ел саен азык - төлек пакетларын өйгә китереп тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев