Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район инвалидларының үз оешмасы бар

Физик мөмкинлекләре чикле булган якташларыбызга үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү ансатлаша төшәчәк. Хәзер аларның Уставы булган үз оешмалары, җитәкчеләре, хәтта контроль-ревизия комиссияләренә кадәр бар. Район мәдәният йортында узган инвалидлар конференциясенә 200дән артык кеше чакырылган. Әлеге җыенда катнашкан Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте идарәсе рәисе Рифат Ганибаев әйтүенчә, сәламәтлеге белән бәйле проблемалары...

Физик мөмкинлекләре чикле булган якташларыбызга үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү ансатлаша төшәчәк. Хәзер аларның Уставы булган үз оешмалары, җитәкчеләре, хәтта контроль-ревизия комиссияләренә кадәр бар.


Район мәдәният йортында узган инвалидлар конференциясенә 200дән артык кеше чакырылган. Әлеге җыенда катнашкан Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте идарәсе рәисе Рифат Ганибаев әйтүенчә, сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булган кешеләр җәмгыятьтә үзләрен тулы хокуклы шәхес итеп тоярга тиешләр. Башка, бар ягы сау-сәламәт кешеләр кебек, алар да белем алырга, эшкә урнашырга, оешма, учреждениеләргә, спорт-мәдәният биналарына каршылыксыз үтә алырга хокуклы. Районда төзелгән инвалидлар иҗтимагый оешмасы ярдәмгә мохтаҗларга шундыйрак мәсьәләләрне дә хәл итүдә булышырга тиеш. Оешма инвалидлар һәм хакимият арасында үзенә күрә арадашчы ролен дә үти.

Безнең районда физик мөмкинлекләре чикле 1875 кеше яши (район халыкының 9 проценты). Районда 18 яшькә кадәр булган 64 инвалид бала исәпләнә.

Районда төзелгән бу яңа оешманы Илназ Газыймов җитәкләячәк. Әлеге постка тәкъдим ителгән кандидатураны конференция делегатлары бертавыштан сайлады.

Илназ Фәраш улы 31 яшьтә. Өйләнгән. Ике кыз үстерә. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Керкәле авылыннан.

-Мин шундый оешма төзү турында күптән хыяллана идем. Моннан бер ел элек бу эшне башлаган идек, - ди яңа сайланган рәис. - Инвалидларыбызның проблемалары җитәрлек. Аларны шөгыльле итәсе иде. Тәрәзә аша гына дөньяга карап утырмасыннар, аларга "өйләреннән чыгарга" булышу мөһим.

Район башлыгы Наил Зарипов та Илназ Фәраш улына бик тә җаваплы эшендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined