Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район газетасын чиратлашып укыйбыз

Без гомер буе район газетасын укыдык. Почта килүгә, әле дә иң элек “Безнең Чирмешән”не кулга алабыз, хәбәрләр, яңалыклар белән танышабыз. Кем өлгерә, башта шул иң беренче укый.

Газетада безнең авыл турында да язмалар басыла, алар да кызык, аеруча үткән чордагылары. Кайбер материалларны кисеп алам яки газета килеш саклыйм. Авылда кирпеч заводы ачылу турында бер язма да бар район газетасы “архивымда”. Мин үзем дә Әккәрәй тарихы белән кызыксынам, авыл хәбәрләрен инде 1997 нче елдан бирле көндәлеккә терки барам.

Шунысы да яхшы, хат ташучыбыз Ирина Моисеева газета-журналларны гел вакытында китерә, элеккеге хезмәткәр Нина Сипатрова да шундый тырыш, җаваплы иде.

Федор Трофимов.

Әккәрәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X