Безнең районда
Һәр көнне – мәҗлес
Рамазан аенда авылларыбызда ифтар мәҗлесләре үтә. Узган якшәмбе көнне Керкәле мәчетендә сиксәнләп кеше өчен табын көйләнде.
Җыен халкы Лениногорск шәһәреннән килгән Булат хәзрәт вәгазен тыңлады. Аннан Коръән укылды. Авыз ачу мәҗлесенең чыгымнарын исә Шәүкәт Хәйруллин күтәргән.
- Авылдашларга бик зур рәхмәт. Керкәледә һәр кичтә ифтар ашлары уздырыла. Ә шимбә, якшәмбе...
Рамазан аенда авылларыбызда ифтар мәҗлесләре үтә. Узган якшәмбе көнне Керкәле мәчетендә сиксәнләп кеше өчен табын көйләнде.
Җыен халкы Лениногорск шәһәреннән килгән Булат хәзрәт вәгазен тыңлады. Аннан Коръән укылды. Авыз ачу мәҗлесенең чыгымнарын исә Шәүкәт Хәйруллин күтәргән.
- Авылдашларга бик зур рәхмәт. Керкәледә һәр кичтә ифтар ашлары уздырыла. Ә шимбә, якшәмбе көнне зур табыннар мәчет йортындагы чатырда көйләнә, - ди мәчет имамы Рәхмәтулла Шәрифуллин.
Бу авылда мәчеткә унбишләп бала да йөри. Араларында җәйге каникулга авылга кайткан кызлар, малайлар да бар. Әлеге яшьләр мәҗлесләр үткәрүдә дә булыша икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев