Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Профсоюз – яклаучы

Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясеннән килгән вәкилләр районның профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очраштылар, семинар-киңәшмә үткәрделәр, сорауларга җавап бирделәр. ТР Профсоюзлар Федерациясенең аппарат җитәкчесе Николай Борознов үзенең чыгышында профсоюздагы проблемалар һәм аларны чишү юлларына тукталды. Профсоюз хезмәт кешесен төрле яклап (юридик, хезмәт хакы, хезмәтне...

Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясеннән килгән вәкилләр районның профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очраштылар, семинар-киңәшмә үткәрделәр, сорауларга җавап бирделәр.


ТР Профсоюзлар Федерациясенең аппарат җитәкчесе Николай Борознов үзенең чыгышында профсоюздагы проблемалар һәм аларны чишү юлларына тукталды. Профсоюз хезмәт кешесен төрле яклап (юридик, хезмәт хакы, хезмәтне саклау, сәламәтләндерү) яклый. Республикада 800 меңнән артык профсоюз члены исәпләнә. Алар ташламалы бәяләрдән республиканың биш ("Бәкер", "Васильевский", "Жемчужина", "Ижминводы", " Ливадия") санаториенда сәламәтлекләрен ныгыта алалар.

Казаннан килгән тагын бер вәкил - бүлек начальнигы урынбасары - хезмәт хокуклары инспекторы Гүзәл Мингалиева хезмәт законнарындагы үзгәрешләргә тукталды, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бирде.

Киңәшмәдә, коллектив килешү, аны төзү, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү хакында да сүз барды.

Республикада хезмәт урынында җәрәхәт алучылар һәм үлүчеләр аз түгел. Бу яктан безнең район яхшылар рәтендә искә алынды.

Киңәшмәнең ахырында район профсоюзлар координацион советының элеккеге рәисе Сания Арслановага Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Хәзер әлеге советны Рәмзия Долгополова җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Профсоюзлар Федерациясе көне уңаеннан